РФ хакимияте физик затлар керемнәренә салым өлешендә киләсе өч елда нинди дә булса үзгәрешләр планлаштырмый, дип белдерде Россия финанс министры Антон Силуанов, Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитетында чыгыш ясаганда.
"Без физик затлар керемнәренә салым өлешендә салым салу тәртибенең үзгәрүенә һәрвакыт сак карыйбыз, һәм без киләсе өч елга караган бюджетның бу өлешендә бернинди үзгәрешләр дә планлаштырмыйбыз", - диде министр.