Бүген Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында депутатлар бюджетка тщк]дим ителгщн төзәтмәләрне хупладылар һәм Дәүләт Советына "2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" законы проектын икенче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим иттеләр. Шулай ук халыкның финанс белемен күтәрү программасын үтәү турындагы контроль мәсьәлә дә каралды. Комитет утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин, икенче укылышка әзерләнгән республика бюджеты турында закон проектын тәкъдим итеп, закон проекты беренче укылышта кабул ителгәннән соң 5 ноябрьгә кадәр узган вакыт эчендә комитетка 533 төзәтмә керде, дип хәбәр итте. "Алар барысы да республика хөкүмәте тарафыннан игътибар белән анализланды, - диде парламентарий. - Аларның кайберләре буенча инде карарлар кабул ителде яки кабул ителә, министрлыкларга һәм ведомстволарга тиешле күрсәтмәләр бирелде. Хөкүмәт әзерләгән төзәтмәләрдә юл хуҗалыгы инфраструктурасын үстерүгә, авыл территорияләрен комплекслы үстерүгә, урман мөнәсәбәтләре вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга, укытучыларга сыйныф җитәкчелеге өчен айлык акчалата түләүгә, торак төзелеше программаларын стимуллаштыруга, су объектларын саклау программаларын гамәлгә ашыруга өстәмә акчалар каралган. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан 498 төзәтмә керде, депутат Хафиз Миргалимовтан, КПРФ фракциясе - 21, безнең комитеттан - 13"
Министрлар Кабинеты төзәтмәләре турындагы мәгълүмат белән ТР финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады. "Кабатлануларны исәпкә алмыйча, төзәтмәләрнең реаль саны 50 тәшкил итә, - дип ачыклык кертте ул. - Барлык төзәтмәләрне шартлы рәвештә 4 блокка бүләргә мөмкин. Беренче блок федераль бюджет чаралары буенча чыгымнарны чагылдыра торган 203 төзәтмәне үз эченә ала. Федераль акчаларның гомуми күләме, 2022 елга төзәтмәләрне исәпкә алып, 54,1 млрд сум тәшкил итәчәк. Республика ягыннан финанслашу бюджетның чыгым өлешен 3,2 млрд сумга арттыру хисабына тәэмин ителә. Икенче блокта - 115 төзәтмә. Алар аерым норматив-хокукый актлар кабул итүгә, бюджет ассигнованиеләрен арттыруга һәм бюджетның аерым чыгымнары буенча акчаларны яңадан бүлүгә бәйле. 18 төзәтмәле өченче блок керемнәрнең һәм чыгымнарның күләмнәрен үзгәртмичә аныклау характерын йөртә. Дүртенче блок 162 төзәтмәне үз эченә ала".
Министр сүзләренчә, төзәтмәләр нәтиҗәсендә 2022 елга республика бюджеты керемнәренең гомуми күләме 300 млрд 32 млн сум тәшкил итәчәк, чыгымнарның гомуми күләме - 324 млрд 46 млн сум. Бюджет кытлыгы - 24 млрд 13,7 млн сум.
КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов министрлыклар һәм ведомстволар, профиль комитеты белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә фракция тәкъдимнәре хөкүмәт төзәтмәләрендә чагылыш таптылар, дип хәбәр итте. "Шуңа күрә безнең фракция үз төзәтмәләрен кире ала", - диде ул.
Комитет беренче укылышта кабул ителгән «2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проектына төзәтмәләр таблицасын хуплады һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советына аны икенче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.
Беренче укылышта кабул ителгәннән соң кергән төзәтмәләрне тикшергәннән соң, депутатлар шулай ук "2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында" ТР законы проектын хуплады. Фонд директоры Алсу Мифтахова сүзләренчә, төзәтмәләр аныклау характерында, шуңа күрә алар бюджет параметрларында үзгәрешләргә китерми.
"2020 - 2023 елларга Татарстан Республикасында халыкның финанс белеме дәрәҗәсен арттыру һәм финанс белемен үстерү" төбәк программасы карарын гамәлгә ашыру турында" комитет контролендәге мәсьәләсе буенча мәгълүматны мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин тәкъдим итте.
Комитет мәгълүматны игътибарга алды һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына хуҗалык операцияләрен документлаштыру һәм аларны алга таба финанс исәбенә алу буенча эшмәкәрләр өчен финанс белеме буенча электрон белем бирү курсын эшләргә тәкъдим итте.
Комитет утырышында шулай ук ТР Үзәк сайлау комиссиясенең ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауларны уздыру өчен ТР бюджеты акчаларын тоту турындагы хисабы тыңланды, 2021 елның 9 аенда ТР бюджеты һәм ТФОМС бюджеты үтәлеше турындагы мәгълүматлар исәпкә алынды, берничә федераль закон проекты каралды һәм хупланды.