Яңа төзелгән, инвестиция эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен сатып алынган милеккә 0,1% күләмендә киметелгән ставка билгеләнгән.
Ташламалар бирү төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруга, рентабельлекне арттыруга һәм инвестиция проектларының үз-үзен аклау срогын киметүгә юнәлдерелгән.
2019 елда ташламаны 17 салым түләүче файдаланды, аның күләме барлыгы 920,4 млн. сум тәшкил итте.