Тарих һәм мәдәният ядкарьләре дип таныла торган объектлар салым түләүдән азат ителде

2021 елның 19 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы салым чыгымнары исемлеген төзү һәм салым чыгымнарын бәяләү тәртибен раслау турында" 2019 елның 13 сентябрендәге 831 номерлы карары нигезендә салым чыгымнарының нәтиҗәлелеген бәяләү буенча эш башкарылды.

Татарстан Республикасы салым чыгымнары исемлеге  №05-126 боерыгы белән формалаштырылды һәм расланды. Салым чыгымнары салым чыгымнары кураторлары арасында максатчан категорияләр буенча бүленгән (социаль, стимуллаштыручы).

Социаль салым чыгымнары арасында Татарстан Республикасы территориясендә региональ һәм җирле әһәмияттәге тарихи һәм мәдәни ядкәрләр буларак таныла торган һәм мәдәният, сәнгать, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм социаль тәэмин итү ихтыяҗлары өчен кулланыла торган йә дини эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен кулланыла торган объектларга карата түләүдән азат итү мөмкинлеге бирелде.

Ташламалар бирү мәдәни мирас объектларын тотуга оешмаларга дәүләт ярдәме чараларын күрсәтүгә юнәлдерелгән. 2019 елда барлыгы 142,2 млн. сум тәшкил иткән ташлама белән 25 салым түләүче файдаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International