Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы бурычны һәм салымнарның вакытында җыелмый калган өлешен кыскарту мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында чираттагы киңәшмә уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитетлары) вәкилләре катнашты.
Катнашучылар тарафыннан түбәндәге мәсьәләләр каралды: Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең, Т.2021 ПР-120 номерлы Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегия беркетмәсе нигезендә башкарыла торган эш кысаларында салымнар буенча бурычларны һәмҗыелмый калган салым өлекшен кыскарту, мөлкәт һәм җир кишәрлекләре өчен аренда түләве буенча бурычларны кыскарту.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасының Чистай районында бурычларны киметү буенча башкарыла торган эшләр турында хисап тыңланды.