ТР Президенты Р. Н. Миңнехановның Төркия-Россия эшлекле советы идарәсе рәисе, Anadolu Group Директорлар советы рәисе Тунҗай Үзилхан белән очрашуы

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия-Россия эшлекле советы идарәсе рәисе, Anadolu Group Директорлар советы рәисе Тунҗай Үзилхан белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Очрашуда Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин да катнашты.

Яклар Anadolu Group белән хезмәттәшлекне алга таба үстерү мәсьәләләре, уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалары, шулай ук Төркия-Россия эшлекле советы кысаларында хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. «Сез Россия һәм Төркия бизнесларын якынайту өчен күп эш башкарасыз", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Үзилхан әфәндегә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International