Татарстан Республикасы бюджетына кергән өстәмә акчалар социаль мәсьәләләрне хәл итүгә һәм кытлыкны каплауга юнәлдереләчәк

2021 елның 24 декабре, җомга

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2021 елга, 2022 һәм 2023 еллардагы план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. 

22,1 млрд. сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр һәм федераль бюджеттан  18 млрд. сум күләмендә кире кайтарылмый торган керемнәр хисабына бюджетның керем өлеше 40,1 млрд. сумга арта.

Финанс министры Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, "быел бюджет үтәлеше керем чыганакларының барлык төрләре буенча диярлек уңай тенденцияләр белән характерлана, бу аның керемнәр буенча параметрларын ачыкларга мөмкинлек бирә". Табышка салымнан, оешмалар мөлкәтенә салымнан һәм башка салымнардан кергән акчаларны арттыру ягына төзәтмәләр кертелгән.

Бер үк вакытта бюджетның беренче чираттагы һәм социаль әһәмиятле маддәләре буенча чыгымнар арта. Бюджетның чыгым өлешен 27,1 млрд. сумга арттырырга тәкъдим ителә. Максатчан чаралар (13,8 млрд. сум) тиешле программаларны гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк, өстәмә рәвештә Татарстан Республикасы бюджетыннан кергән чыгымнар (13,3 млрд. сум) яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау, социаль әһәмияткә ия чаралар үткәрү кебек агымдагы чыгымнарга юнәлдереләчәк.

Нәтиҗәдә, 2021 елга Татарстан Республикасы бюджеты керемнәренең гомуми күләме 359,4 млрд. сум булыр дип фаразлана, чыгымнарның гомуми күләме - 350,9 млрд. сум. Бюджет кытлыгы 13,1 млрд. сумга кими, керемнәрнең чыгымнардан артып китүе 8,5 млрд. сум тәшкил итәчәк.

2022 елга бюджет керемнәр буенча - 281 млрд. 257 млн. 282,1 мең сум, чыгымнар буенча - 287 млрд. 317 млн. 530,6 мең сум, дефицит - 6 млрд. 60 млн. 248,5 мең сум. 2023 елга - үзгәрешсез кала.

"Агымдагы ел дәвамында республика икътисады торгызылып кына калмады, ә күп кенә күрсәткечләр буенча пандемиягә кадәр булган күрсәткечләрне узып китте, - дип билгеләп үтте Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, тәкъдим ителгән закон проектын шәрехләп, - безнең алда республика бюджет сәясәте өлкәсендә ике төп бурыч торды - бу гражданнар алдында социаль йөкләмәләрне һичшиксез үтәү һәм бюджет системасының баланслылыгы. Аларның башкарылуын ассызыкларга кирәк. Бюджетның социаль юнәлеше сакланган».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International