Татарстанда аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программасы буенча барлык чаралар да үтәлгән

2021 елның 25 декабре, шимбә

Татарстанда аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программасы буенча барлык чаралар да үтәлгән. Аларга 739 гаилә кертелгән иде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Министр искәрткәнчә, 6 илкүләм проект һәм аларга кергән 12 федераль проект кысаларында быел республикада гомуми смета бәясе 13 млрд 843 млн сум булган 102 объект төзелә һәм ремонтлана.

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында эш 4 федераль проект буенча барган. «Торак» проекты. Аңа 11 объект керә. Бер мәктәп, 3 балалар бакчасы, су белән тәэмин итүнең тышкы челтәрләре һәм торак комплексларда 3 автоюл төзелгән. «Светлая Долина» торак комплексында чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча эшләр башкарылган. Тагын бер объект – «Царево утары» торак комплексында чистарту корылмаларын реконструкцияләү 2022 елга күчә.

«Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» проекты буенча 49 җәмәгать киңлеген төзекләндерү эшләре алып барылган. 13 объектны республика үз акчаларына төзегән. Барлык 62 объект тәмамланган. Тагын 8 объект, кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында җиңүчеләр буларак, төзекләндерелгән.

«Чиста су» федераль проекты буенча шәһәр тибындагы Васильево бистәсендә су әзерләү станциясе төзелгән.

«Торак фондының яшәү өчен яраксызлыгын тотрыклы киметүне тәэмин итү» проекты кысаларында быел 2020 ел этабы тәмамланган. 316 кв. м мәйданлы 9 бинадан 36 кеше күчерелгән. Гомуми мәйданы 2 мең 860 кв. м. булган 77 авария хәлендәге бинадан 212 кеше 2021 ел этабы буенча күчерелгән.

«Экология» илкүләм проекты.

«Иделне савыктыру» федераль проектына 3 объект кертелгән. Шуларның берсе – Кощаково авылында биологик чистарту корылмалары төзелеше төгәлләнгән. Ике объект Казан шәһәрендә БЧК реконструкциясе һәм ләм кырларын рекультивацияләү 2022 елга күчә.

«Чиста ил» проекты буенча 2 чүплек рекультивацияләнгән. Казан шәһәрендәге Самосырово полигоны буенча эшләр дә киләсе елга күчә.

«Демография» илкүләм проекты буенча эшләр 2 федераль проект кысаларында башкарылган. 13 балалар бакчасы төзелеше «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты буенча алып барылган. Бүгенге көндә 7 объект буенча файдалануга тапшыруга рөхсәт алынган, 6сы буенча Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белән тәңгәллек турында бәяләмә әзерләү буенча эш алып барыла.

«Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты буенча Кукмара шәһәрендә универсаль спорт залы төзелгән һәм Казан шәһәрендә ачык типтагы физкультура-сәламәтләндерү комплексы өчен җиһазлар кайтартылган. Ясалма бозлы ябык шугалак төзелеше Алексеевскта 2022 елга күчә.

«Мәгариф» илкүләм проекты. «Заманча мәктәп» проекты буенча бер гомуми белем бирү учреждениесе төзелгән.

«Һәр баланың уңышы» федераль проекты кысаларында гомуми белем бирү оешмаларында 2 спорт залына капиталь ремонт ясалган.

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча Идел буенда иң эре балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге төзелгән.

«Мәдәният» милли проекты буенча 3 мәдәният йорты төзелгән, 2 балалар музыка мәктәбендә ремонт дәвам итә. Ике мәдәни үсеш үзәге 2022 елга күчә.

Республика 44 программасы тормышның 9 өлкәсенә кагылды. Программаларны гамәлгә ашыруга Татарстан 50 млрд. сумга якын акча җибәрде. «Мәгариф» тармагында быел 4 программа гамәлгә ашырылган. 2021 елда барлык 425 объектка капиталь ремонт ясалган.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә ике программа тормышка ашырылган. Капиталь ремонт һәм стационарларны төзү программасы буенча 21 объектта эшләр тәмамланган. Ә ФАП, табиб амбулаторияләрен төзү һәм сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау программасына 50 объект кертелгән.

Яшьләр сәясәте өлкәсендә 2021 елда республика 28 объектка 3 программа гамәлгә ашырылган.

Спорт. Спорт объектларын төзү программасына 9 универсаль мәйданчык, 2 модульле чаңгы базасы һәм 4 ябык футбол манежы кертелгән. Спорт объектларын капиталь ремонтлау программасы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең 18 бинасын үз эченә ала. Ике программа да тәмамланган.

Ике программа «Мәдәният» тармагында тормышка ашырылган. 6 мәгариф учреждениесе һәм 19 авыл клубы яңартылган.

Авыл хуҗалыгында кайбер программалар тормышка ашырыла. Быел андыйлар бишәү булган. Әлеге программалар 57 объектны үз эченә алган.

130 объект башка социаль программалар кысаларында төзелгән һәм ремонтланган.

2021 елда торак-коммуналь хуҗалык тармагын камилләштерү буенча системалы эш дәвам итә. ТКХда 8 программа тормышка ашырылган. Шуларның иң зурысы – күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы. Финанс ягыннан аның күләме 7 млрд. сумнан артык тәшкил итә. Әлеге программа буенча лимит тулысынча диярлек үзләштерелгән. «ТР торак-коммуналь хуҗалыгы фонды» КБО мәгълүматлары буенча, төзелеш-монтаж эшләрен башкару 99% тәшкил итә.

Эшләр инженерлык челтәрләренең баш идарәсенең 6 программасы кысаларында тәмамланган. Барлыгы бу 1 млрд. 424 млн. сумлык 787 объект.

Агымдагы елда «Безнең ишегалды» йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча масштаблы программаны тормышка ашыру дәвам итте. 2021 елгы ишегалды территорияләре исемлегенә 1077 ишегалды керә. Хәзерге вакытта башкарылган эшләрне кабул итү бара.

Торак төзелешенә килгәндә, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Төзелеш министрлыгы белән өстәмә килешүдә билгеләнгән 2021 елга торак тапшыру буенча план күрсәткечләре тулы күләмдә үтәлгән. План буенча 2 млн. 670 мең кв. метр тәшкил иткән факттагы саннар 2 млн. 682 мең 780 кв. метрны тәшкил итә.

Торак тапшыруның гомуми күләменең яртысыннан артыгы шәхси торак төзелешенә туры килә. Дәүләт торак фондының инвестицион программасы һәм инвестицион торак төзелеше буенча торак төзелеше күрсәткечләре тулысынча үтәлгән.

Министр шулай ук хезмәтне саклау турында да хәбәр итте. Ел башыннан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге 1 мең 827 тикшерү үткәргән. Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар үз көчләре белән 2 мең 65 тикшерү үткәргән. Баш инвестиция-төзелеш идарәсе, дәүләт объектларына заказ бирүче буларак, үз мәйданнарында 604 контроль-күзәтчелек чарасы оештырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International