Татарстан эшкуарлары 3.0 ФОТ буенча 2,3 млрд сумлык ташламалы кредитлар алганнар

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

30 декабрьдә 3.0 ФОТ федераль программасы буенча ташламалы финанс алуга гаризалар бирү вакыты бетә. Бу датага банкларга мөрәҗәгать иткән 684 эшкуар 3% белән 2,3 млрд.сумлык кредит алган.

Искә төшерәбез, Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин йөкләмәсе буенча ташламалы кредит бирүнең федераль программасы кертелгән чикләү чаралары белән бәйле рәвештә 1 ноябрьдән башланды. Программа зыян күргән тармаклардагы бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән, аның шартлары буенча кече һәм урта эшкуарлык субъектлары 3%лы түбән ставка буенча кредит алу өчен штат исәбен 90% дәрәҗәсендә саклап калырга тиеш.

Әлеге программа буенча гаризалар кабул итү 30 декабрьгә кадәр дәвам итте, кредит теләсә нинди эшкуарлык максатларына бирелде. Кредит күләме 1 (бер) МРОТ күләмендә бер хезмәткәр өчен, 12 айга тапкырлап исәпләнә. Кредит бирү срогы 18 ай тәшкил итә иде, моңа процентлар түләү буенча кичектереп түләү вакыты да һәм кредит җисемен түләү буенча грейс-чор дип атала торган 6 айлык срок та кертелгән, ул тәмамланганнан соң кредитны түләү чоры 12 ай тәшкил итәчәк.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, ФОТ 3.0 буенча ташламалы шартлардан файдалану өчен кредит килешүендә теркәлгән хезмәткәрләр санын кимендә 90% дәрәҗәсендә саклап калу шарт. Әгәр дә предприятие хезмәткәрләр санын саклап калу шартын боза икән, ул автомат рәвештә программадан чыгарыла һәм тулы базар ставкасы буенча түли башлый, ул еллык 10% дәрәҗәсендә булачак.

ФОТ 3.0 программасына эшчәнлекнең 17 төре кертелгән – болар эшкуарлар һәм СЮ КО – моңа кадәр гамәлдә булган шундый ук программаларда катнашучылар һәм 2020 елның 1 июленнән соң оештырылган КУЭ субъектлары.

Программада Татарстан Республикасында эшли торган вәкаләтле 15 банк катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International