2021 ел нәтиҗәләре буенча фаразлана торган инвестицияләр күләме 665 млрд сум. Йомгаклау коллегиясендә катнашучыларны Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина шундый саннар белән таныштырды.
Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының йомгаклау коллегиясе бүген Агентлыкның үзендә узды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Талия Миңнуллина катнашучыларга агентлыкның 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде һәм 2022 елга планнар һәм фаразлар белән таныштырды.