2021 елда ТР Хезмәт министрлыгы линиясе буенча социаль ярдәм чараларына 22,8 млрд сум юнәлдерелгән

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Министр Эльмира Зарипова үз чыгышында билгеләп үткәнчә, республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының үсеш алган системасы формалаштырылган.

2021 елда социаль ярдәм чараларын 1,47 млн кеше ала, шул исәптән 1,05 млн кеше – төбәк социаль түләүләрен алучылар. Республикада адреслы чаралар алучылар саны 850 мең кеше яки 81 % тәшкил итә.

Спикер сүзләренә караганда, мохтаҗ гаиләләргә, бигрәк тә балалы гаиләләргә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә. Этаплап аларга ярдәм итүнең бердәм системасы төзелә, аның максаты – гаиләнең финанс тотрыклылыгын тәэмин итү, бала туганда ярлылык куркынычын киметү.

2021 елда министрлык линиясе буенча социаль ярдәм чараларына барлыгы 22,8 млрд сум юнәлдерелгән. Һәр икенче сум балалы гаиләләргә ярдәм итүгә бара.

Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының урынбасары Г.Ю. Герасимова да булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International