Финанс министрлыгы әлегә нефтьчеләр һәм металлурглар өчен салым йөкләнешен үзгәртергә планлаштырмый

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Финанс министрлыгы әлегә нефть һәм металлургия компанияләре өчен салым йөкләнеше буенча үзгәрешләр планлаштырмый. Бу хакта Гайдар форумы кулуарларында финанс министры урынбасары Алексей Сазанов хәбәр итте.

Сазанов искә төшергәнчә, 2021 елда дөнья конъюнктурасына һәм дөнья бәяләренә бәйле рәвештә салым йөкләнешен көйләүче салымнар кертелгән. 2022 елда Финанс министрлыгы кертелгән механизмнарның эшен мониторлаштырырга планлаштыра, дип өстәде ул.

"Әгәр дөньякүләм конъюнктура уңай булса, автомат рәвештә салым йөкләнеше үзгәрәчәк. Беренче карашка бернинди үзгәрешләр дә планлаштырмыйбыз", - диде министр урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International