Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты. Чара Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узды.
Утырыш барышында Татарстан Республикасының 2021 елда юл-транспорт комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2022 елга төп бурычлары турындагы доклад белән ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов чыгыш ясады.
Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.