"Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Директорлар советы 2021 елда «Татнефть» ГАҖ бюджеты үтәлеше нәтиҗәләрен карады һәм 2022 елның февраленә бюджетны раслады.

Утырышта «Татнефть» ГАҖ эчке аудит идарәсе эшчәнлегенең узган елгы нәтиҗәләре турында мәгълүмат тәкъдим ителде һәм 2022 елга план расланды. Компаниянеэ эчке аудит идарәсе эшчәнлегенә югары бә бирелде.

Утырышта «Татнефть» нең агымдагы эшчәнлеге турындагы башка мәсьәләләр дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International