Татарстан Президенты: Цифрлы платформа безнең республикада эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итәчәк

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

Эшкуарлыкка ярдәм итү Татарстан өчен иң мөһим бурычларның берсе булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Цифрлы трансформация: анда бизнес һәм дәүләт очраша» түгәрәк өстәле кысаларында хәбәр итте. Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында узды. Утырышта МСП Корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич катнашты.

Александр Исаевич МСП Корпорациясенең Татарстан белән бизнеска ярдәм итү чараларының үтемлелеген арттыру өлешендә үзара хезмәттәшлегенең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Бу процесста күптән түгел эшләтеп җибәрелгән Цифрлы платформа зур роль уйный, анда эшкуарлар өчен төбәк сервислары да кертелә.

Александр Исаевич ассызыклаганча, Татарстан МСП.РФ Цифрлы платформасына тоташтырылган беренче регионнарның берсе булды. Хәзерге вакытта җирле эшкуарларга 11 федераль сервисны тулыландыручы республика хакимиятеннән 18 ярдәм чарасы каралган. Цифрлы платформаның үзенчәлекле сыйфатларының берсе - аның өчен өстенлекле сервисларны эшкуарлар үзләре билгели.

МСП Корпорациясе генераль директоры хәбәр иткәнчә, Цифрлы платформа эшкуарлыкка ярдәм буенча илкүләм проект максатлары нигезендә булдырылган һәм үсә. МСП.РФ порталында инде хәзер үк үз эшеңне онлайн рәвештә теркәргә, бизнесның торышын бәяләргә һәм рейтингын алырга, берьюлы берничә банкка финанслау җәлеп итүгә гаризалар бирергә мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, цифрлы инструментларны гамәлгә кертү бизнеска ярдәм итү чараларының үтемлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. "Без МСП Корпорациясе белән актив хезмәттәшлек итәбез. Цифрлы платформа безнең республикада эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итәр дип ышанам. Без, үз чиратыбызда, платформаны тагын да уңайлырак һәм нәтиҗәле итү өчен, бизнес вәкилләреннән кире элемтә көтәбез", - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Түгәрәк өстәл барышында Татарстан эшкуарлары цифрлы платформа куллану тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм системаны яхшырту буенча үз тәкъдимнәрен әйттеләр.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Исаевич Татарстан Хөкүмәте һәм МСП Корпорациясе арасында республикада кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында килешү имзаладылар. Документ пунктларының берсе эшкуарлар өчен сервисларны һәм хезмәтләрне цифрлаштыруны күздә тота, аның төп максаты - бизнесны һәм үзмәшгульлек чараларын колачлауны киңәйтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International