Быел күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына гомуми мәйданы 4,7 млн квадрат метр булган 769 торак объекты керә. Программаның финанс күләме 6 млрд. 441 млн. сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.
Республика Хөкүмәте боерыклары белән социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау, шулай ук торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү буенча 31 программа раслана. Шулардан өч күрсәтмә проекты буенча ТР Министрлар кабинетына кергән. Ике программа ведомствоара килешүдә тора һәм тагын ике программа эштә кала.
Гыйнвар аенда Татарстанда ай ярымлык явым-төшем нормасы яуды, дип билгеләп үтте. Шуның белән бәйле рәвештә, торак - коммуналь һәм юл хезмәтләренә урам-юл челтәрен, ишегалды территорияләрен норматив тәртиптә тоту, биналарның һәм корылмаларның түбәләрен кардан чистарту буенча өстәмә эш йөкләнде. Бу мәсьәлә буенча гражданнарның шикаятьләре һәм мөрәҗәгатьләре саны артты. Февраль ае шулай ук көчле кар явулар, бураннар белән башланып китте.
Рөстәм Миңнеханов район һәм шәһәр башлыкларына ТКХ предприятиеләре эшен оештырырга, шулай ук кар чистартуның сыйфатын һәм йортларның түбәләрендәге бозларны төшереп бетерүне күзәтергә кушты.