Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышында катнашты. Сессия эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Егерме тугызынчы утырышның көн тәртибенә, Президиум карары нигезендә, 20 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 3 республика закон проекты, 11 федераль закон проекты һәм Владимир өлкәсе Закон чыгару Җыенының РФ Хөкүмәте Рәисенә мөрәҗәгате.Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышының көн тәртибе киңәйде һәм 28 мәсьәләне үз эченә алды.
Утырышның төп мәсьәләләренең берсе, һичшиксез, "Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" федераль закон проектына төзәтмәләр пакетын карау булды. Унөч төзәтмә федераль закон проектының 5 бүлегенә кагыла
Искәртеп узабыз, закон проекты илдә җирле хакимият системасын сизелерлек үзгәртеп кора, ул бер дәрәҗәдәге системага күчүне күздә тота. Хәзерге вакытта республикада 956 муниципаль берәмлек (2 шәһәр округы, 43 муниципаль район, 39 шәһәр җирлеге, 872 авыл җирлеге) исәпләнсә, закон проекты чынбарлыгыннан чыгып, 911 муниципаль берәмлек бетерелергә тиеш.
Закон проекты РФ ФҖ Дәүләт Думасы тарафыннан агымдагы елның 25 гыйнварында беренче укылышта кабул ителде. 23 февральгә кадәр барлык закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектларның, шул исәптән төбәкләрнең закон чыгару җыеннарының төзәтмәләр кертү мөмкинлеге бар.
ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин 13 төзәтмәнең иң мөһимнәре турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, ике дәрәҗәле җирле үзидарә системасыннан күчү халыкның җирле хакимият белән элемтәсен тулысынча бозмаячак. "Барлык структуралар да калачак, бары тик муниципаль округ вәкаләтләре генә биреләчәк. Без бу эштә нинди дә булса проблемалар һәм янаулар күрмибез. Муниципаль һәм шәһәр округлары системасы һәм аларның вәкилләре урыннарда нәтиҗәлерәк эшләргә тиеш", - дип ассызыклады ТР Президенты.
Кабул ителгән төзәтмәләр бүген РФ ФҖ Дәүләт Думасына җибәреләчәк. Аларны Россия парламентының түбән палатасында тәкъдим итү Айрат Фәрраховка йөкләнгән.