Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.

Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары - Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада эш сәфәрендә. Ул «Минем документлар» КФҮнең яңа филиалында булды, шулай ук җирле үзидарә органнарын урнаштыру өчен кайбер объектларны реконструкцияләү проектлары, мәдәни үзәк төзелеше проекты һәм яшьләр пространствосын булдыру концепциясе белән танышты.

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин Түбән Кама хакимияте холлында киңәшмә башланганчы презентация үткәрде. Ул билгеләп үткәнчә, тарихи яктан шулай килә: барлык административ биналар да шәһәрнең аскы өлешендә урнашкан.

Рамил Муллин, хезмәткәрләргә дә, шәһәрлеләргә дә уңайлы булсын өчен, бер бинада (хәзер – дүрт төрле бинада) дәүләт хакимияте органнарын урнаштыру һәм туплау өчен, объектларны реконструкцияләргә тәкъдим итте.

Башкарма комитет җитәкчесе шулай ук Түбән Камада 1,5 мең урынга исәпләнгән булачак мәдәни үзәк концепциясен дә тәкъдир итте.

Аннары киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама районының 5 еллык социаль-икътисадый үсеше программасын эшләргә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, программага бизнес-структуралар да җәлеп ителергә тиеш, чөнки шәһәр эре сәнәгать предприятиеләрен хезмәт ресурслары белән тәэмин итә. «Һәм республика өчен Түбән Кама эре сәнәгать үзәкләренең берсе булып тора. Программа кабул ителергә һәм безнең республика программаларында чагылыш табарга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International