Бүген Македония Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары - финанслар министры Зоран Ставрески һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашуда хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре турында сөйләштеләр. Очрашу Казан Кремлендә узды, анда Македония Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Илия Исайловски, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, ТР Президентының халыкара һәм тышкы икътисад мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агеев, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм башкалар катнашты.
Искә төшерик, Зоран Ставрески җитәкчелегендә Македония Республикасы делегациясе Казанга эш визиты белән килде (2013 елның 16-17 июне).
Кунакларны каршы алып, Рөстәм Миңнеханов Россия регионы буларак Татарстан Республикасына игътибар иткәннәре өчен рәхмәтен белдерде. Сезнең республикага визитыгыз Македония Республикасы һәм Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрнең киләчәк үсешенә этәргеч булачагына өметләнәм, дип әйтте ул.
Рөстәм Миңнеханов Македония Республикасы белән сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр түбән дәрәҗәдә икәнен үкенеч белән искәртеп узды. Без бу юнәлештә эшләп бетермибез, дип хәбәр итте ул, ә бит ике яктан да кызыксыну бар һәм хезмәттәшлеккә мөмкинлекләр бик зур.
ТР Президенты Татарстан территориясендә бүгенге көндә бик күп халыкара компанияләр үз проектларын гамәлгә ашырганнарын, инвесторларга бөтен кирәкле шартлар тудырылганын, Македония эшмәкәрләре дә бизнеслары үсешенә юнәлешләр таба алуларын да искәртте. Бизнеста кызыксыну булуы мөһим икәнен ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, бүген Татарстан Македония икътисадына кирәкле берничә товар һәм хезмәт күрсәтү җитештерә, шул ук вакытта Македониядә дә Татарстанга кызыклы продукция бар.
Гомумән, Татарстан Президенты фикеренчә, инфраструктур проектлар, энергетика, нефть химиясе өлкәсе, автомобиль төзелеше, фармокология һәм медицина, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү, туризм, мәгариф - болар барысы да Македония Республикасы белән хезмәттәшлеккә перспективалы юнәлешләр. Тагын бер юнәлеш - спорт булырга мөмкин, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов, шулар арасында Казанда узачак җәйге Универсиада ярышлары да, 2015нче елгы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, 2018нче елгы футбол буенча дөнья чемпионаты һәм башка спорт чаралары.
Македония Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары - финанслар министры Зоран Ставрески очрашу барышында Татарстан Республикасы белән багланышларга, яхшы мөнәсәбәтләр булдыруга Македония Республикасының кызыксынуы зур дип билгеләде. Ул Татарстан кебек регион белән танышу, хезмәттәшлек күләмен үстерергә, сәүдә әйләнешен артырырга ярдәм итәчәк, дип ышаныч белдерде.
Зоран Ставрески сүзләренчә, Татарстанның икътисадый һәм сәнәгать потенциалы аның динамикалы рәвештә үскәнен күрсәтә. Ул Татарстанның ИТ-өлкәдә дә, инфраструктур мәйданчыклар булдыруда да, мәгариф үсешендә дә казанышларын билгеләп үтте. Зоран Ставрески Россия Федерациясе һәм Македония Республикасы арасында күртән түгел югары уку йотрлары дипломнарын тану турында килешү имзаланганын искә төшерде, бу кадрлар потенциалын яхшыртырга, югары квалификацияле хезмәт көчен үстерергә ярдәм итәчәк. Ул Македониядәге махсус икътисадый зоналар территориясендә Россия компанияләре эшләп килгәнен сөйләде, алар бу зоналарның бөтен өстенлекле шартлары белән кулланалар. Шуннан тыш, ул хәбәр иткәнчә, Македония - иң түбән салымнар булган ил. Зоран Ставрески сүзләренчә, илнең конкурентлы өстенлекләре - квалификацияле хезмәт көче һәм түбән салымнар.
Мин ышанам ки, без Татарстан белән Македония Республикасы арасындагы хезмәттәшлек кысаларында кирәкле юнәлешләрне билгелиячәкбез, бу безнең эшмәкәрләрне бер-берсенә якынайтырга ярдәм итәчәк, дип әйтте ахырдан Рөстәм Миңнеханов, безнең бөтен потенциалны шул юнәлештә кулланырга кирәк.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов һәм Зоран Ставрески журналистлар сорауларына җавап бирделәр.