Рөстәм Миңнехановны янә Россия инновацион регионнары ассоциациясе Советы рәисе итеп сайладылар

2013 елның 21 июне, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов янә Россия инновацион регионнары ассоциациясе (АИРР) Советы рәисе итеп сайланган. Аның кандидатурасын бөтен АИРР Советы әзгъзалары бер тавыштан сайладылар. Россия инновацион регионнары ассоциациясе Советының гомуми җыелышы бүген Санкт-Петербургта, Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды. Җыелышта РФ Дәүләт Думасы рәисе, АИРР Күзәтү Советы рәисе Сергей Нарышкин, «Роснано» идарә рәисе Анатолий Чубайс, регионнар башлыклары – АИРР әгъзалары катнашты.

АИРР Советында 2012 елда башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясалды, якындагы вакытка максатлар билгеләнде. Чарада катнашучыларга мөрәҗәгать сүзе белән Сергей Нарышкин чыгыш ясады.

Россия инновацион регионнары ассоциациясе (АИРР) рәисе Рөстәм Миңнеханов АИРР Советы утырышларын федераль һәм халыкара форумнар кысаларында үткәрү гадәткә әйләнгәнен билгеләп үтте.  АИРР Советының чираттагы җыелышы киләсе елда Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында үтәчәк дигән карар кабул ителгән инде.

Хәзерге вакытта регионнар - Ассоциация әгъзалары алдында торган төп максатлар арасында ул яңа эш урыннарын булдыру, шул исәптән югары технологияле, шулай ук конкурентлыкка сәләтле продукция җтиештерүне атады. Без Россия инновацион регионнарын бәяләү буенча актив эш алып барабыз, дип билгеләр үтте Рөстәм Миңнеханов. Аерым алганда, федераль контакт системасын сынау өчен пилот регионнар буларак сайланган җиде регион арасында алтысы - АИРРның актив әгъзалары.

Моннан тыш, кластерара үсеш өчен җавап бирә торган халыкара оешмалар белән хезмәттәшлек гамәлгә ашырыла. Федерациянең кластер системасы үсеш алган 15 субъекты арасында сигез регион шулай ук Россия инновацион регоннары ассоциациясенә керә.

2012 елда АИРР эшчәнлеге турындагы җентекле нотык белән Ассоциациянең башкарма директоры Иван Бортник чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, АИРР законнар чыгару эше белән шөгыльләнә, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы белән хезмәттәшлек итә. Федераль контракт системасы турындагы закон проекты буенча фикер алышу, үзгәрешләр кертү инновацион продукцияне сатып алулар күләмен арттырачак.

Бурычларның тагын бер блогы – регионнар дәрәҗәсендә инновацион эшчәнлекне стимуллаштыру, Россия Федерациясе субъектларында закон чыгару норматив базасы сыйфатын арттыру.

АИРР шулай ук регионнарның инновацион инфраструктурасын үстерүдә катнаша, диде Иван Бортник, милләтара кластерлар белән (Нидерланд, Германия, Франция) партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыра.

Иван Бортник сүзләренчә, инновацион регионнар рейтингын раслау бик мөһим, бу субъектларның инновацион үсеш дәрәҗәсен билгеләү өчен кирәк.

Аннары АИРР Советы әгъзаларын сайлау, АИРР Советы рәисен, АИРР Күзәтү Советы әгъзаларын раслау процедурасы һәм башкалар уздырылды.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, АИРР әгъзасы булырга теләве турында Алтай крае хәбәр итте. Бу регионны АИРРга кабул итүне хуплап, Ассоциация Советының барлык әгъзалары тавыш бирде.

Ахырда АИРР белән “Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы” (Внешэкономбанк) ДК арасында Хезмәттәшлек турындагы килешүгә имза салынды. Документка АИРР Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Внешэкономбанк рәисе Владимир Дмитриев имза салдылар.

Хезмәттәшлек турындагы килешү Татарстан Республикасы белән “Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы (Внешэкономбанк)” ДК арасында да төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International