Рөстәм Миңнеханов: "Хәзер үк инде киләчәк уңышның көтелгәннән азрак булачагы билгеле"

2013 елның 26 июне, чәршәмбе

Татарстанда уңайсыз һава шартлары 2013 ел уңышын шактый киметте һәм авыл хезмәтчәннәренә терлекчелекне – азык белән, ә халыкны икмәк белән тәэмин итү өчен күп көч куярга туры киләчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов авыл хуҗалыгы комплексы мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте. Утырыш Кукмара районының Вахитов поселогында узды, анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәне ачып, Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, хәзер барлык авыл хуҗалыгы тармагы өчен бик мөһим һәм җаваплы чор килә. "Кызганычка каршы, мактанырлык нәрсә юк әле, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Татарстан Республикасы икътисады үсеше темплары әкренәйде. Хәзер үсеш 1,8% тәшкил итә, ә былтыр ул 6,2% иде".

"Шуңа тагын корылык та өстәлә, - диде Татарстан Президенты борчылып. - 10 млрд сум инде чәчүгә тоткан идек, өметләр зурдан иде. Әмма быел туфракта дым елдагыдан 2-4 мәртәбәгә ким. Шуңа да карамастан, без барлык ресурсларны эшкә җигәргә тиеш, терлек азыгын әзерләргә бөтен көчебезне куярга кирәк".

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада игенчелек авыр хәлдә, 3 ел тоташ һава шартларының уңайсыз булуы моңа сәбәп. Россиянең ВТОга керүе дә хәлне кыенлаштыра, аңа барлык хуҗалыклар да әзер түгел иде бит. Татарстан Президенты финанс институтларын авыл хуҗалыгына ярдәм күрсәтү буенча конструктиврак эш итәргә өндәде, ә аграририйларның үзләрен – хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга, чөнки бездә хезмәт җитештерүчәнлеге чит илләр конкурентлары белән чагыштырганда күп мәртәбәләргә ким.

Республика Президенты авыл хезмәтчәннәренә авыл җиренә ярдәм күрсәтү буенча барлык республика һәм федераль программалар дәвам итәчәк дип белдерде. "Татнефть" һәм "ТАИФ" компанияләре агросәнәгать хуҗалыкларына ягулыкны урып-җыю чорында ташламалы бәяләр буенча сатарга әзер икәнлекләрен белдерделәр.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанда мелиорация программасы нәтиҗәле һәм кирәкле булып чыкты, аны, заманча технологияләр кулланып, дәвам итәргә кирәк. Шулай ук республика 2014-2020 елларга федераль мелиорация программасына кушылырга тиеш.

Казанда май аенда ачылган Агросәнәгать паркы, Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, әлегә җитәрлек дәрәҗәдә кулланылмый. Ул Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына шушы комплекска сатучыларны да, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен дә җәлеп итәргә кушты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук гаилә фермалары төзү эшен дәвам итәргә өндәде. "Иң мөһиме – шуның белән шөгыльләнергә теләгән кешене табарга кирәк", - дип ассызыклады республика Президенты, бүген Кукмара районында күргән Роберт Дмитриев гаилә фермасын мисалга китерде.

"Хәзер үк инде киләчәк уңышның аз булачагы билгеле, - дип белдерде Р. Миңнеханов, чыгышын тәмамлап. – Һәм хәзер иң мөһиме – терлек азыгы әзерләргә һәм дәүләт ихтыяҗлары өчен бөртекле ашлыкны резервларга кирәк".

ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика авыл хуҗалыгы торышы турында чыгыш ясады.

Безнең терлек өчен азык әзерләү мөмкинлекләрен бүгенге халәт киметә, бөртеклеләргә бирелгән җирләр дә зыян күрә, - корылыкка зарланып әйтте Марат Әхмәтов. - Әмма без һаман да мондый хәвеф-хәтәрләргә бәйле була алмыйбыз. Алдан белеп, саклык чараларын үткәрергә кирәк".

Министр хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгының кредит бурычы еллык кеременнән икеләтә артык. Шулай да Марат Әхмәтов искә төшерде, җитештерүгә сарыф ителгән акча керемнән артык булырга тиеш түгел. Гектардан 20 мең сумнан артык кереме булган хуҗалыкларны стабиль дип санап була, алар хезмәткәрләренә яхшы эш хакы түлиләр, дип сөйләде республика авыл хуҗалыгы министры.

Чәчүлекләрнең бүгенге хәле турында сөйләгәндә, Марат Ахметов аларның киләчәге бу атнага бәйле, дип ассызыклады, яңгыр булмау өстенә 35 градуслык эссе дә. Начар һава торышы булуга карамастан, республика җитәкчелеге татарстанлыларны үз бөртеклеләр уңышы белән тәэмин итеп булыр дип өметләнә.

Корылыкка тотрыклылыкны арттырыр өчен Марат Әхмәтов авыл халкын күбрәк ашламалар кертергә чакырды. "Бер гектар басуга 100 кг эшләп тора торган матдәне кулланырга кирәк", - дип ышанып әйтте министр. Әмма соңгы еллар уңышсызлыгы аркасында ашламалар кертү күләме хәзер 50 кг хәтле кимеде.

Шулай ук М.Әхмәтов терлекләргә азык әзерләүгә игътибар итәргә чакырды. "2010 ел күләмендәге кебек терлеккә азык кертүне республика хуҗалыгы күтәрә алмыячак", - дип белдерде министр.

Хәзерге вакытта Татарстанның бөртеклеләрнең күчмә запасы күп түгел – 290 мең тонна. "Шуңа күрә башлыклар үз районнарын ипи пешерерлек бөртеклеләр белән тәэмин итәргә тиешләр", - диде Марат Әхмәтов.

Киңәшмәгә йомгаклар ясап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә хәл итәргә тиешле мәсьәлә һәм максатларны билгеләп үтте. Әйтик, ул корылык шартларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итәргә кирәк дип искә төшерде. "Янгыннар мәсьәләсе безнең кулда. Шуңа күрә аны хәл итүгә бик тә җитди карарга кирәк", - дип әйтте Р.Миңнеханов.

Ул берничә республика районында терлекләргә азык әзерләү темплары җитәрлек дәрәҗәдә булмавын билгеләде.

Сыерларның баш саны республикада кимеде, әмма, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, районнарга өстәп язулар белән шөгыльләнмичә генә баш санын арттыруга чынлап торып алынырга кирәк.

Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, авыл халкы өчен чәчүлекләрне иминләштерү бик мөһим. Шулай ук ул эффектив кулланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләрен ияләреннән тартып алырга кирәк дип белдерде һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүгә игътибар итәргә кирәк дип саный.

Ахырдан Татарстан Президенты киңәшмә дәрәҗәсен югары бәяләде. "Биредә иң яңа идеяләр һәм технологияләр ачык күрсәтелгән. Бу бизнес-мәктәп хәтле, монда өйрәнеп була. Хуҗалык җитәкчеләренә монда килергә һәм үз күзләре белән күрергә кирәк", - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов һәм авыл халкына авыр эшләрендә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International