Эшмәкәрләр санының кимүенә китергән төп сәбәпләрнең берсе, дип Мидхәт Шаһиәхмәтов ел башыннан илдә иминият кертемнәре ставкасының күтәрелүен атады. Әлеге проблема министрлыкның республика шәһәр-районнарына чыгып эшмәкәрләр белән оештырган очрашуларында да күтәрелгән.
“Федераль бюджеттан кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм өчен 1 млрд. 171 млн. сум бүлеп бирелгән иде,- диде ТР икътисад министры. Татарстан – мондый күләмдә субсидия алган бердәнбер субъект”.
Министр ассызыклаганча, узган ел кулланылмый калган ярдәм суммасын да исәпкә алганда, быел федераль бюджеттан бүленгән акчаларның 613 млн сумы эшмәкәрләргә лизингка җиһазлар алу өчен тотылачак, 14 млн сумга якыны электр һәм җылылык челтәрләренә техник ялгану чыгымнарын компенсацияләүгә, 77 млн сумга якыны кече эшмәкәрлеккә инновацияләр кертү өчен, 6 млн сумы шәһәр-районнарда эшмәкәрлеккә ярдәм үзәкләре төзүгә, 125 млн сум медицина юнәлешенә, 185 млн сум химия юнәлеше буенча төбәк инжиниринг үзәге төзелешенә, 263 млн сум лазер технологияләре юнәлешенә, 17 млн сум яшь эшмәкәрләргә ярдәм чараларына һ.б. юнәлешләргә биреләчәк.
Татарстан Республикасы бюджеты буенча бурыч йөкләнеше күрсәткече (дәүләт бурычы күләменең, кире кайтарылмый торган керемнәрне исәпкә алмыйча, бюджет керемнәре күләменә карата мөнәсәбәте) узган ел йомгаклары буенча 19,9 процент тәшкил итте. Бу бюджет законнарында «югары бурыч тотрыклылыгы» буларак характерлана торган дәрәҗәгә туры килә.
«2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2025 елның 29 ноябрендәге 81-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан түбәндәге күләмнәрдә бюджетара трансфертлар көтелә: