Россия Федерациясе химия һәм нефть химиясе комплексын үстерү чаралары турында Хөкүмәт киңәшмәсен бүген Башкортостан Республикасының Благовещенске шәһәрендә Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев уздырды. Илдә полиэфир комплексларының иң эреләреннән булган “Полиэф” ААҖ җитештерү мәйданчыгында узган бу киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, шулай ук Россия Федерациясе вице-премьеры Аркадий Дворкович, Россия энергетика министры Александр Новак, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Башкортостан Президенты Рөстәм Хәмитов, нефть-газ һәм нефть химиясе эре компанияләре җитәкчеләре дә катнашты.
Киңәшмәне ачып, Дмитрий Медведев билгеләп үткәнчә, химия һәм нефть химиясе сәнәгате – Россия икътисадының мөһим сегменты, аның продукциясен барлык тармаклар да — транспорт, авыл хуҗалыгы, оборона сәнәгате куллана. Әмма үсеш түбән булмауга карамастан – 3,5 процентка якын – экспортта югары технологияле продукция өлеше 10 проценттан артмый. Ашламалар, синтетик каучуклар читкә чыгарыла. Импорт номенклатурасы, киресенчә, күптөрле — гадәттәгечә кече тоннажлы химия товарлары, пластмасса әйберләр, буяугычлар.
Бу ситуациянең төп сәбәпләре итеп Дмитрий Медведев искергән, зәгыйфь фәнни-техник базаны, Россия машина төзелешенең конкуренциягә сәләтсез продукциясен, инфраструктур чикләүләрне атады, бу бигрәк тә нефть-газ чималын транспортировкасына кагыла.
Киңәшмәдә катнашучылар 2030 елга кадәр чорга химия сәнәгате үсеше стратегиясе кысаларында илебез җитештерүчеләренә ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.
Энергетика министры Александр Новак Россия нефть химиясе комплексы алдында торган эчке һәм тышкы бурычлар турында сөйләде.
Александр Новак фикеренчә, нефть химиясе продукциясе балансы структурасы 2020 елга үзгәрәчәк (бу чорда бөтендөнья куллануы 50 млн тоннага артачак, ә бөтендөнья җитештерүе — 65 млн тоннага), бу бердәнбер кытлык базарында – АТР илләре базарында каты конкуренциягә китерәчәк.
2030 елга кадәр Россия газ-нефть химиясе үсеше планы буенча нефть химиясе предприятиеләре тарафыннан эшкәртелә торган нефть-газ химиясе чималы өлеше 2 мәртәбә – 57 процентка кадәр артачак.
Александр Новак билгеләп үткәнчә, ил сәнәгате үзе конкуренциягә сәләтле продукция – бамперлар, салоннарны эчләү материалларын, төзелеш һәм бизәлеш материалларын, мебель, медицина сәнәгате һәм башка тармаклар өчен материаллар җитештерә ала.
Башкортостан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов фикеренчә, максатчан чылбырларны оештыру мәсьәләләрен хакимият хәл итәргә тиеш. Монополияләрдә концентрацияләнүдән сакланырга кирәк, бәяләрне контрольгә алырга кирәк, Катарда һәм Көньяк Америкадагы кебек, экспорт сәясәтен эшләү зарур.
Ул ассызыклаганча, Идел буе федераль округы кысаларында нефть химиясе кластеры булдырырга кирәк.
"Аңлыйм, нефть химиясе һәм нефть-газ химиясе Башкортостан өчен төп үсеш факторы, — диде Дмитрий Медведев. – Әмма бернинди бизнесны да өндәүләр белән генә алга җибәреп булмый, бу предприятиеләрнең уртак үсеше өчен шартлар тудырырга кирәк. Без Катар нәрсә икәнне дә беләбез, Россияне дә беләбез. Әмма репликамны тәмамлап, бизнеска гына түгел, тулаем регионга да мөрәҗәгать итәм – җирле стимуллар булдыруга бик күп нәрсә бәйле, билгеле, технологик карарлар Хөкүмәт дәрәҗәсендә кабул ителә".