Бүген Казанда татар халкының милли бәйрәме Сабан туе уза. Ул Мирный бистәсендәге Каенлыкта гөрли һәм Мәдәни Универсиада программасының бер пунктын тәшкил итә.
РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары, Россия Олимпия комитеты президенты Александр Жуков, FISU президенты Клод-Луи Галльен, РФ Спорт министры Виталий Мутко, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар – бәйрәмнең мактаулы кунаклары булды.
Сабан бәйрәме кунаклары арасында Универсиадада катнашучылар да бар: Сабан туена барлык спорт делегацияләре вәкилләре чакырылган. Алар һәммәсе дә республикада яшәүче халыкларның көнкүреше, гореф- гадәтләре белән танышты.
Сабантуй-2013 мөстәкыйль мәйданнарында алдагы елларның иң уңышлы иҗади проектлары тәкъдим ителгән. Алар арасында – 11 милли йорт каралты-курасы тасвирланган, анда агач халык эшләнмәләре, милли кухня, һөнәрчелек үрнәкләре (күн мозаика, Кукмара итекләре, татар чигү үрнәкләре һәм башкалар) бар.
Теләге булган һәр кунак үзен балчыктан ясаучы, коючы, пешекче, балыкчы сыйфатында сынап карый алды. Моннан тыш, һәр йорт ишегалдында уникаль мәдәни-күңел ачу программасы әзерләнгән.
Рәсми затлар Кукмара районы ишегалдындагы татар йортына керде, биредә аларны татар милли костюмнарында хатын-кызлар каршы алды, аларның кайберләре кул эше белән мәшгуль иде.
Йорт хуҗабикәләре кунакларга татар йорты уртасындагы бәйрәм табынын күрсәткән, өстәл өсте дөньяның төрле халыкларының төрле милләт вәкилләре өчен тәм-томнары, сый-хөрмәте белән тулган иде. Хуҗабикәләр Рөстәм Миңнехановка һәм Минтимер Шәймиевкә “Мирас-наследие” программасын гамәлгә ашырган өчен рәхмәт йөзеннән намазлык бүләк итте.
Алга таба кунаклар итек басучылар эше белән танышты. Рәсми затларның күз алдында киез итекләр җитештерелде. Кунакларга “Казан 2013” язуы белән итекләр бүләк ителде. Виталий Муткога һәм Александр Жуковка бүләккә Кукмара районы остабикәләре үргән кәрҗиннәр тапшырылды. Рус халкы ишегалдында кунакларны җыр, бию, ипи-тоз белән каршы алдылар.
Сабан туе сәгать 11 дә үзәк мәйданда ачылды. Татар халык әкиятләре күренешләре буенча куелган театральләштерелгән тамашада Казан һәм республиканың иҗади коллективлары, солистлары, ансамбльләре һәм оркестрлары гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә кунаклар катнаша.
Беренче булып Сабан туе кунакларын Илсур Метшин сәламләде. Ул барча җыелган халыкны татар телендә бәйрәм белән тәбрикләде.
“Бу милләтебезнең яраткан бәйрәмнәренең берсе. Бүген ул үзенчәлекле: меңъеллык Казан тарихында беренче тапкыр безгә 160 илдән һәм 5 континенттан кунаклар килде һәм без барлык кешене Сабан туенда сәламләргә шатбыз. Бәйрәм белән!”, - дип белдерде Казан мэры.
Алга таба бәйрәмдә катнашучыларга Виталий Мутко мөрәҗәгать итте. “Бәйрәм белән! Бүген бу искиткеч милли бәйрәм чикләрен ачты, ул интернациональгә әйләнде. Сезне башка бәйрәм белән дә котлыйсым килә – сез Казанны, Татарстанны, барлык Россияне Универсиадага килгән күпсанлы дуслар өчен ача алдыгыз. Сез моны булдырдыгыз, бөтен дөнья яңа Россияне күрсен өчен сез барысын да эшлисез”, - диде министр.
Сабан туе кунакларын Александр Жуков та сәламләде. Ул шулай ук барча кешене шушы бәйрәм һәм Универсиада белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, Сабан туе Россиядәге иң күңелле мавыктыргыч милли бәйрәмнәрнең берсе. Ул Универсиаданы, “Бөтендөнья җәйге студент уеннары тарихында, мөгаен, иң яхшысы” искиткеч дәрәҗәдә оештыру өчен Татарстан Президентына, ә Уеннарны Казанда үткәрү хокукын биргән өчен FISU президентына рәхмәтен җиткерде.
Клод-Луи Галльен Универсиадада катнашучы барлык халык исеменнән Сабан туенда катнашу мөмкинлегенә шат булуын белдерде. “Бу Универсиада FISU тарафыннан бирелмәде – Казан Универсиаданы уздыру хокукына чын мәгънәсендә үзе лаек булды. Элек үткәрелгән Универсиадалар белән чагыштырганда, бусы, мөгаен, иң яхшысы дип әйтеп булмый, бу чыннан да иң яхшы Универсиада”, - дип ассызыклады ул. Әлеге сүзләрдән соң трибуналар алкышларга күмелде.
Татарстан Президенты барлык кешене татарча сәламләде. “Бу безнең гомуми милли бәйрәмебез. Бүген ул илнең 55 төбәгендә һәм 23 чит илдә бәйрәм ителә, бу безнең иң яраткан бәйрәмебез. Бүген без бу бәйрәмне Сезгә – спортчыларга, Универсиадада катнашучыларга бүләк итәбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Бәйрәм программасы “Туган тел” гимны җырын башкару белән дәвам итте.
Алга таба төп мәйданда милли спорт ярышлары, шул исәптән, милли көрәш оештырылачак. Әлеге дисциплина буенча ярышларда республиканың 500дән артык иң көчле батыры катнашачак. 12 авырлык категориясендә җиңүчеләр кыйммәтле призлар отачак, баш батырга гадәттәгечә тәкә тапшырылачак.
Сабан туе кунаклары гер күтәрү, аркан тарту, бүрәнәдән йөрү, кашыкка күкәй салып йөгерү, катыклы савыттан акча эзләү кебек ярышларда катнаша алды. Күңелле ярышларда катнашучылар бүләксез китмәде.
Балалар мәйданында күргәзмәләр, мастер-класслар, иҗади остаханәләр белән “осталар шәһәре” эшли.
Юмор сөючеләргә “Шаян-шоу” мәйданчыгы оештырылган. Анда тамашачыларны танылган артистлар Равил Шәрәфиев һәм Рәшит Шамкай көлдерә.
“Хуҗа Насретдинда кунакта” фольклор мәйданында борынгы милли уен коралларында башкарылган халык көйләре яңгырады. Идел буе халыклары биюләре күрсәтелде, традицион милли сый-хөрмәт тәкъдим ителде.