Рөстәм Миңнеханов ТР бюджеты үтәлеше йөкләмәләре турында: "Бездә әлегә уңышсызлыклар юк"

2013 елның 24 июле, чәршәмбе

Агымдагы елда республикада, тулаем Россия күләмендә, икътисади үсеш темплары акрынаю казнага салым керемнәре килүнең кимүенә китергән. Әлеге проблема бүген финанс, казначылык һәм салым органнарының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә күтәрелде. ТР Хөкүмәте йортында видеоконференция режимында оештырылган киңәшмә 2013 елның беренче яртысы йомгакларына багышланган иде.

Төп доклад белән чыгыш ясаучыларның берсе – Федераль салым хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында Татарстан территориясендә төрле дәрәҗәдәге бюджетларга 160,5 млрд сумлык салымнар җыелган. Икътисадның үсеш темплары кимү нәтиҗәсендә, узган елның беренче яртысына караганда, бу юлы казнага салым 3,7 млрд сумга кимрәк кергән. Шуның 91,94 млрд сумы федераль бюджетны тулыландыруга, 68,53 млрд сумы ТР консолидацияләнгән бюджетына (шул исәптән 54 млрд сумы –республика казнасына) киткән. Федераль бюджетка алынган салымнар беренче яртыеллыкта якынча 3 процентка, консолидацияләнгән казнага алынганы 1,4 процентка кимегән.

Президент Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә агымдагы елның киеренке булуын ассызыклап, республика бюджетын тулыландырудагы төп чыганак булган керем салымы кимүнең аеруча зур борчуга салуын җиткерде. Ул быелның беренче яртысында 22,8 млрд сумлык җыелган, ягъни 24 процентка кимегән. Белгәнебезчә, әлеге салымның төп өлешен 1079 предприятие тәэмин итә. Хисап чорында керем салымы кимү нефть чыгару, нефть эшкәртү, машина төзелеше, транспорт, химия сәнәгате кебек стратегик тармакларда күзәтелә. Моңа китергән сәбәпләрнең берсе дип Марат Сафиуллин базарда бәяләр конъюнктурасының үзгәрүен, Татарстанда җитештерелгән аерым товарларга базарда сорауның кимүен атады. Күп кенә предприятиеләрнең узган елның соңгы кварталында һәм быелның беренче кварталында финанс күрсәткечләре какшау да үз эзен салган. Марат Сафиуллин белдергәнчә, республикадагы эре һәм урта предприятиеләр эшчәнлегенең сальдолы финанс нәтиҗәсе узган елның шул чорына караганда 20 млрд сумнан артыкка кимегән. Шунысы әһәмияткә ия: бу предприятиеләрнең шактые экспортка эшләүчеләр.

Идарә җитәкчесе сүзләренә караганда, 2013 елның беренче яртысында файдалы казылмалар салымы килү дә, узган елның шул чорына караганда, 2,4 млрд сумга кими төшкән. 1 июльгә булган мәгълүматларга караганда, әлеге төр салым 64,4 млрд сумлык җыелган. Моңа китергән төп сәбәп дип нефтькә дөнья базарында бәяләр төшү аталды. Өстәмә кыйммәт салымы да беренче яртыеллыкта 2,74 млрд сумга азрак тупланган (19,3 млрд сумлык). Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, аның кимүе салым базасы киметелә торган сумманың үсеш темпларының түләүләр үсеше темпларыннан алда баруына бәйле.

Президент Рөстәм Миңнеханов шушы катлаулы шартларда социаль бурычларны үтәү буенча проблемалар булмауга игътибар юнәлтте. Хезмәт хаклары вакытында түләнә, ташламалы шартларда дарулар, пособиеләр белән тәэмин итүдә бурычлар юк.

Аның ассызыклавынча, хәзер икътисади сәясәттә өстенлекле юнәлеш булып товар җитештерүчеләргә ярдәм итү калырга тиеш. Европа икътисадындагы авырлыкларны исәпкә алып, эчке базар мөмкинлекләрен үстерү чараларын да күрергә кирәк. “Без сәнәгатьне стимуллаштырырга, предприятиеләргә продукцияләрен этәрүгә ярдәм итәргә тиеш”,- ди ул. Президент 2014 ел бюджетын формалаштырганда агымдагы елның беренче яртысындагы тенденцияләрне исәпкә алырга кирәклеген ассызыклады.

Федераль салым хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин беренче квартал йомгакларына багышланган киңәшмәдә үк әле быел 2010-2012 еллардагы кебек зур күләмдә салымнар җыюга өметләнеп булмый, дип кисәткән иде. Әмма бу тиешле органнарның эшчәнлеген катгыйландыру буенча җаваплылыкны өстән төшерми. Бүген салым инспекцияләре алдына предприятие-оешмалардагы салым нагрузкасын һәрьяклап анализлау һәм күзәтү, зыянга эшләүне киметү, салым базасын киңәйтү чараларын күрү, бюджетка гамәлдәге түләүләрне тәэмин итү бурычы куела.

Тикшерү чараларының нәтиҗәлелеген күтәрү дә эшчәнлекнең мөһим юнәлеше булып кала. Узган ярты ел эчендә республикада 50 меңнән артык декларациягә салым контроле уздырылган, урыннарга чыгып 498 салым тикшерүләре үткәрелгән. Нәтиҗәдә төрле дәрәҗәдәге бюджетларга өстәмә рәвештә 4,4 млрд сум кайтарылган. Бюджетка килми калган керемнәрне тәэмин итү өстенлекле бурыч булып кала, дип ассызыклады Марат Сафиуллин. Ул бу эштә хокук саклау органнары белән хезмәттәшлеккә зур өметләр баглый. Бүгенге көндә салым органнары җинаять эше кузгату өчен хокук саклау оргннарына 70 материал юлланган. Алар буенча инде 12 җинаять эше кузгатылган. Бу узган елның шул чорына караганда, 33 процентка артыграк.

Киңәшмәдә катнашкан ТР прокуроры Кафил Әмиров әлегә салым органнары салым бурычларын кайтару буенча актив эшләми, дип саный. Ул үз чыгышында яңгыратканча, агымдагы елның 1 июленә республикада салым түләүләре буенча 8,5 млрд сумга якын бурыч җыелган. Ә беренче яртыеллыкта салым килү, узган елның шул чорына караганда, якынча 4 млрд сумга кимегән. “Монда икътисади үсеш темпларының кимүе генә гаеплеме икән? Салым җыю өчен резервлар булуын прокурор күзәтчелеге практикасы яхшы күрсәтә”, -ди ул.

Кафил Әмиров вакытында түләнмәгән салымнарны кайтаруның иң нәтиҗәле юлы дип оешмаларның милкенә арест салуны атады. Аның сүзләренә караганда, узган ел милеккә 220 арест салу очрагы теркәлгән булса, быелга 89 гына. “Эш болай сүлпән оештырылса, бурычлы оешмаларны салым түләргә мәҗбүр итә алмыйбыз”, -дип кисәтә ул.

Прокурор бер көнлек фирмалар белән көрәштә дә инициатива җитеп бетми, дип исәпли. Чыгышында мәзәккә тиң торырлык мисал китерде. Яңа Чишмә районындагы Чуваш Чабаксары авылында Чапаев урамындагы 3 нче йорт адресы буенча гамәлдә булмаган 450 оешма теркәлгән икән. “Аларны чынлыкта урнаштыру өчен бу авылда күккә ашкан никадәр биек бина төзергә кирәк булып иде”, -ди ул. Прокуратура бу мәсьәлә белән шөгыльләнә башлагач, салым органнары да аңа игътибар юнәлткән, 20 дән артык оешманы хисаптан төшергән, калганнар әле һаман санала.

“Элек тагын да активрак эшләү өчен безнең хокукый яктан тәэсир итү чараларыбыз юк, диләр иде. Быел 28 июньдә РФ Дәүләт Думасы “РФ аерым закон актларына законсыз финанс операцияләренә каршы тору буенча үзгәрешләр кертү турында”гы федераль канун кабул итте. Безгә әлеге законда каралган вәкаләтне фиктив оешмаларга карата тагын да активрак кулланырга кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте прокурор салым, хокук саклау органнары вәкилләренә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International