Бүген финанс, казначылык һәм салым органнарының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә 2013 елның беренче яртысында ТР консолидацияләнгән бюджетының үтәлеше хакында финанс министры Радик Гайзатуллин хисап тотты.
Аның сүзләренә караганда, бу чорда ТР консолидацияләнгән бюджетына 89,5 млрд сумлык керемнәр алынган. Шуның 75,1 млрд сумы салым һәм салым белән бәйле булмаган керемнәр өлешенә туры килә. Бу чорда республика казнасына 57,8 млрд сумлык салым һәм салым белән бәйле булмаган керем алынган. Узган яртыеллыкта ТР консолидацияләнгән бюджетының чыгымнары 70,7 млрд сум тәшкил иткән. Җирле бюджетларга беренче яртыеллыкта 16,5 млрд сумлык трансфертлар күчерелгән.
Шулай да министр чыгышында төп игътибар казнаны тулыландыручы салымнар туплаудагы проблемаларга бирелде. “Быел барлык дәрәҗәдәге бюджетларның керем өлешен үтәү һәм республика бюджеты кытлыгын каплау өчен әлеге проблемаларны чишү аеруча мөһим. Бу, беренче чиратта, бюджет хезмәткәрләренә арттырылган хезмәт хакын түләп бару өчен кирәк”, - дип ассызыклады министр.
Финанс министры иң элек республика бюджетын тулыландыручы салымнарны җыюга тукталды. Керем салымының 90 процентын республикадагы 1079 предприятие тәэмин итүен искә төшереп, төрле предприятиеләрдә аны җыю буенча вазгыятьнең аерылуына игътибар юнәлтте. Мәсәлән, бу яртыеллыкта 616 предприятие узган елның шул чорына караганда, керем салымын җыюда 4,5 млрд сумлык үсеш биргән. Шул ук вакытта 463 предприятие әлеге салым буенча түләүләрен узган елга караганда 11 млрд сумга киметкән. “Салым түләүдә күрсәткечләрнең аерымлануы объектив һәм субъектив сәбәпләргә бәйле. Аларны компанияләрнең беренче яртыеллыктагы хисаплары буенча җентекләп анализларга кирәк. Керем салымының бюджетны формалаштыруда зур роль уйнавын исәпкә алып, анализлана торган предприятиеләр тирәлеген арттырырга, 1 сентябрьгә кадәр тармак министрлыклары, салым инспекциясе белән бергә ел азагына кадәрге перспективаларны барларга тиешбез”, -дип ассызыклады финанс министры.
Акцизларга килгәндә, 2013 елның беренче яртысында бу төр түләүләр 7,4 млрд сумлык җыелган. Алкоголь акцизлары буенча беренче яртыеллыкта уңай динамика саклана. “Татспиртпром” фаразлары буенча, икенче яртыеллыкта да җитештерүдә дә, акцизлар җыелуда да уңай динамика күзәтеләчәк. Ә менә нефть продукларына акцизларны җыю күләме беренче яртыеллык азагында кими төшкән. Финанс министры моның төп сәбәпләренең берсе дип товар җитештерүчеләрнең тагын да югарырак сыйфатлы нефть продуктлары җитештерүгә күчүен, аларга федераль законнар үзгәреше нәтиҗәсендә түбәнрәк ставка белән салым салынуын атады. “Кызганычка, нефть продуктларына акцизлар килү күләменә без йогынты ясый алмыйбыз – алар РФ бердәм счетыннан килә. Республика бюджетына алынучы акцизларның ТР Юл фондын формалаштыруын күздә тотсак, юл эшләре программасын үтәүдә кайбер проблемалар чыгарга мөмкин”, -ди Радик Гайзатуллин.
Сыра акцизларына килгәндә, алар беренче яртыеллыкта 575 млн сумга азрак алынган. Моңа җитештерүнең кимүе йогынты ясый. Узган 6 ай эчендә тулаем ил күләмендә сыра җитештерү 14 процентка кимегән.
Хисап чорында җирле бюджетларга 17,3 млрд сумлык керем алынган. “Моны яхшы күрсәткеч дияргә була. Кайбер төр салымнар буенча керемнәрнең узган елга караганда үсеше күзәтелә”, -дип искәртте финанс министры. Шулай да кайбер районнарда салым һәм салым белән бәйле булмаган керемнәр буенча еллык план үтәлеше 50 проценттан азрак. Моңа физик затлар кеременә салым җыюдагы кайбер проблемалар йогынты ясаган.
Физик затлар керемнә салым җыю буенча, тулаем алганда, уңай динамика саклануга карамастан, быел беренче яртыеллыкта аның айлык җыелу темпларының узган елга караганда акрынрак булуы күзгә ташлана.
Физик затлар милкенә салым җирле бюджетларны 109 млн сумга тулыландырган. Аның узган елга караганда 2 тапкырга үсүе күзәтелә.
Җирле бюджетларны тулыландырудагы төп чыганак булган җир салымына килгәндә, хисап чорында ул 3,2 млрд сумлык җыелган. Аның буенча да уңай динамика күзәтелә. Шул ук вакытта 9 районда аның күләме, узган елның беренче яртысы белән чагыштырганда, беркадәр кимегән. Радик Гайзатуллин киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын җир салымы буенча вакытында түләнмәгән бурычларны кыскартуның акрын баруына юнәлтте. Быел узган ярты ел эчендә недоимка күләме нибары 7 процентка кимегән (181,3 млн сум). Өстәвенә 14 муниципаль районда бурыч күләме арткан. Киңәшмәдә җир салымы буенча недоимканы киметеп, гамәлдәге түләүләрне вакытында башкару бурычы куелды.
Радик Гайзатуллин макроикътисади вазгыятьнең тотрыксызлыгы шартларында быел керемнәрне туплауның кыен булачагын тагын бер кат искәртеп, 2014 елга һәм 2015-2016 елларның планлы чорына бюджет формалаштыруның катлаулы шартларда һәм федераль дәрәҗәдә салым, бюджет законнарына үзгәрешләр кертелүен исәпкә алып башкарылачагын ассызыклады. “Бюджетның уңышлы үтәлешен тәэмин итү өчен, керемнәрне туплау буенча эшне көчәйтергә һәм чыгым өлешенә каралган бюджет һәм бюджеттан тыш чыганакларны нәтиҗәле файдаланырга кирәк”, дип сүзен йомгаклады министр.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та йомгаклау сүзендә бюджетның керем өлешенең дә, чыгым өлешенең дә нәтиҗәле үтәлешен тәэмин итәргә чакырды. “Бер яктан финанслар җитми, икенче яктан бюджет акчалары еш кына нәтиҗәле сатып алуларга тотылмый. Җиһазлар сатып алына да складта бөтенләй файдаланылмый ята, яки нәтиҗәле файдаланылмый. Моның белән көрәшергә кирәк. Казначылык бу мәсьәләдә тагын да принципиальрәк позиция алырга тиеш”, -дип ассызыклады Президент. Ул җаваплы затларны бюджет һәм бюджеттан тыш чыганакларны нәтиҗәле файдаланырга, бюджет ресурсларын һәм түләүле хезмәтләрдән кергән акчаларны үз хаҗәтләрен канәгатьләндерү өчен кыйммәтле машиналар алуга тотмаска, хезмәт хакларын түләүгә, ремонт эшләренә һ.б. йөкләмәләрне үтәүгә юнәлтергә кушты. Рөстәм Миңнеханов бүгенге катлаулы шартларда социаль инфраструктуралар, торак-коммуналь хуҗалык объектлары безнең эштә өстенлекле юнәлеш булып кала, дип ассызыклады һәм эшне активлаштырырга чакырды.