Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурыч 1 майга 10,9 млрд. сум тәшкил итте

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

ТР финанс министры урынбасары Алла Анфимова муниципалитетлар һәм министрлыклар белән Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

"Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына бурыч 1 майга 10,9 млрд. сум тәшкил итте, узган айда барлык төп бюджет салымнары буенча бурычның кимүе күзәтелә», – дип билгеләп үтте Алла Анфимова.

Киңәшмәдә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль суд приставлары идарәсе вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International