Эпидемик күрсәтмәләр буенча профилактик прививкалар үткәрү өчен коклюшка каршы вакциналар сатып алуга чаралар бүлеп бирелде

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

2024 елга Татарстан Республикасы бюджетында «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы» идарә тармагы буенча эпидемик чаралар буенча профилактик прививкалар ясау өчен вакциналарны үзәкләштереп сатып алуга 80,3 млн.сум акча каралды.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Хөкүмәте карары нигезендә эпидемик күрсәтмәләр буенча профилактик прививкалар ясау өчен коклюшка каршы вакциналар сатып алуга Татарстан Республикасы бюджетыннан 43,2 млн.сум күләмендә өстәмә чаралар бүлеп бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International