Хәзерге вакытта «ДОМ.РФ» АҖ линиясе буенча тормышка ашырыла торган проектларны гамәлгә кую кысаларында Казанда Горький шоссесын реконструкцияләүне финанслау буенча федераль дәрәҗәдә кабул ителгән карарны гамәлгә ашыру буенча эш алып барыла.
«Татдортрансинвест» АҖ күрсәтелгән заем буенча йөкләмәләрне тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы дәүләт гарантиясе бирү шарты белән 20 елга 12,7 млрд.сумлык заем рәвешендә чаралар алачак.