Республика бюджетының икътисадый өлешен парламент комитеты яклады

2013 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе
10 октябрьдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының чираттагы утырышы көн тәртибенең төп соравы итеп “2014 елга һәм 2015-2016 еллар план чорына ТР бюджеты” турында ТР законы проектн каралды. Депутатлар бер федераль закон проектына уңай бәя бирделәр һәм комитетның киләсе кварталга эш планын кабул иттеләр.

Республиканың социаль-икътисадый үсеше фаразы белән депутатларны ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов таныштырда. Аның сүзләрен буенча, күпчелек илләрдә күзәтелгән икътисадый сүлпәнлек шул исәптән Россиядә дә хәлләрнең тискәре якка борылуына китерде. Европа зонасындагы илләрнең күрсәткече, дип билгеләп үтте докладчы, Татарстанның социаль-икътисадый үсеш темпларына турыдан-туры йогынты ясыйлар, чөнки республика сәнәгый продукциясенең байтак өлеше экспортка чыгарыла, ә чимал ресурслары бәясен дөнья базары билгели. Бу уңайдан ТРның гомуми региональ продукты 2014 елда 4,2 процент күләмендә фаразлана. Икътисад министры эре предприятиеләрнең бик күбесенең керемсез эшләве, районарның инвестиция кертү ягыннан кызыксындырырлык булмавы, икътисад структуркасында кече һәм урта эшкуарлыкның өлеше аз булу, сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында хезмәт җитештерүчәнлегенең гадәттән тыш түбәнлеге кебек ил икътисадының традицион бәлаләренә игътибар юнәлтте. Кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтүне, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программасын тормышка ашыруны, яңа эш урыннары булдыруны, экспорт составында үзебездә җитештерелгән товарларның өлешен арттыруны, технопарк структураларының тотырыксыз эшләвен тәэмин итүне Мидхәт Шаһиәхмәтов килеп чыккан кыенлыклардан котылу чаралары буларак атады.

ТР финанс министры урынбасары Данил Волков комитет әгъзаларына республиканың 2014 елга һәм 2015-2016 еллар план чорына бюджет проектын тәкъдим итте. Бюджет законы проекты буенча, ТР бюджеты 2014 елда керемнәр буенча 138 млрд 685 млн 634,4 мең сум, чыгымнар буенча 144 млрд 95 млн 426,1 мең сум күләмендә тәкъдим ителә. Бюджет дефициты 5,4 млрд сум тәшкил итәчәк. Докладчы билеләп үткәнчә, бюджетның керем өлешен нигездә салымнар һәм акцизлар тәшкил итә. Ул шулай ук 2016 елга бюджет дефицитының ике тапкырдан да артыкка үсүенең сәбәпләрен дә атап үтте.

Закон проектын тикшерү барышында депутатлар дефицитны каплау чыганаклары, икътисадның төп өлкәләрен үстерү буенча кабул ителгән дәүләт программаларын үтәү өчен хөкүмәттә механизмнар булу-булмау һәм башкалар белән кызыксындылар.

Фикер алушулар нәтиҗәсендә кабул ителгән карар белән комитет республика хөкүмәтенә берничә тәкъдим ясады. Алар арасында арендалы торак фондын формалаштыру һәм аз керемле гражданнар өчен коммерцияле булмаган торак фондын үстерүгә, республика шәһәрләрендә һәм авылларында төзекләндерүгә һәм районнарда индустриаль мәйданчыклар булдыруга, наноиндустрия программаларын үтәүгә акча бүлеп бирү тәкъдимнәре бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International