“Бюджет параметрлары игътибар белән каралды. ТР Дәүләт Советының профильле комитетының нәтиҗәсе формалаштырылды”, - диде парламентарий.
Матбугат конференциясендә катнашкан республиканың финанслар министры Радик Гайзатуллин журналистларга ТР бюджетының хәзерге вакытта тормышка ашырылуы турында сөйләде.
“Үткән елның 9 аенда оешмаларның кеременә салым 41,8 млрд.сум булса, быел ул - 35,5 млрд.сум. Ягъни без 7 млрд.сумнан артык акчаны алып бетермәдек”, - диде ул. 2014 нче елга ТР бюджеты проектында керемгә салымнан килгән акчалар 45 млрд.сум күләмендә булыр, дип планлаштырыла.
Радик Гайзатуллин эре салым түләүчеләрне атады, алар арасында “Татнефть” ААБ, кече нефть компанияләре, “Түбән Кама нефтехим” ААҖ һ.б. “Моңа объектив сәбәпләр, федераль законда үзгәрешләр һәм башка факторлар бар, алар керемгә салымның кимүенә тәэсир итә”, - диде ул.
“Нефть һәм нефть химиясе тармакларында кискен үзгәрешләр булмаса, барыннан да бигрәк, безнең исәпләүләр керем һәм чыгым буенча язылган суммаларыбызның тормышка ашырылачагын күрсәтә”, - дип ышанычын белдерде Радик Гайзатуллин.
Финанслар министрлыгы башлыгы, федераль законнар җыелмасындагы үзгәрешләр турында сөйләгәндә хәбәр иткәнчә, РФ Салым кодексының 218, 219, 220 маддәләрендә үзгәрешләр булу сәбәпле, физик затларның керемнәренә салым буенча консолидацияләнгән бюджетның югалтуы 2,6 млрд.сум күләмендә, шулай ук, РФ Салым кодексының 265, 272 маддәләренә үзгәреш кертелү сәбәпле, керемгә салымның якынча 0,4 млрд.сум күләмендә кимүе бәяләнә. Нәтиҗәдә, 2014 нче елда РФ бюджеты кеременең югалтуы 3 млрд.сум булачак.
Журналистларның республиканың быелгы бюджеты – "исән калу" бюджеты яки үсеш бюджетымы дигән сорауларына җавап биргәндә, Мурад Гаделшин: “Исән калу, калмау... Бу терминнарны яратмыйм. Сез бит барысын да беренче ел гына күзәтмисез, әлбәттә, республиканың башкарма хакимиятенә тиешле бәя бирергә кирәк – федераль программаларда катнашып, колоссаль үсеш алабыз. Акчалар кайвакыт җитми. Бу үсеш бюджеты. Мин “исән калу” бәяләмәсенән читләшер идем”, - дип билгеләде.