2012 ел өчен Татарстанлыларга милеккә салым 3,8 млрд сумнан артык исәпләнгән

2013 елның 8 октябре, сишәмбе
2012 ел өчен Татарстанлыларга исәпләнгән милек өчен салым 3,8 млрд. сумнан артык тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин хәбәр итте.

Марат Сафиуллин сүзләренчә, узган ел өчен республикада транспортка салым түләргә тиешлеләр саны 879 мең кеше булса, җир салымы салынганнар – 1 млн 28 мең, физик затлар буларак милеккә салым түләргә тиешлеләр – 2 млн 356 меңләп. Милеккә салымның гомуми суммасы – 3,8 млрд сум: транспортка салым – 2,5 млрд сум тирәсе (65 проценты), физик затларга милек салымы – 750 млн сумнан артык (20 проценты), җир салымы – 600 млн сум (15 проценты).
Узган елгы өчен саналган салымнар тулаем, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 15 процентка арткан, бу, нигездә, транспорт салымына карый, чөнки ул 22 процентка үскән. Санап, түләргә билгеләнгән салымның үсүенең төп сәбәбе, М.Сафиуллин аңлатканча, салым салу объектлары артуга бәйле, мисалга, транспорт чаралары 138 мең берәмлеккә (13 процентка), җир участоклары саны 39 меңгә (5 процентка), күчемсез милек саны 42 меңгә (3 процентка) арткан.

Җыеп кына әйткәндә, салым органнары салым түләргә тиешлеләргә милеккә салым квитанцияләрен һәм белешмәләрен июльдә үк җибәрде, дип искәртте Марат Сафиуллин.
Транспорт салымы һәм физик затларның милкенә салынган салым түләү вакыты 1 ноябрьдә чыга. Җир салымы түләү срогы исә җирле хакимият органнары тарафыннан билгеләнә, мисалга, Казанда 15 ноябрьгә кадәр каралган, дип, Россия федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе, салымын түләми калганнарга ашыгырга кирәк, дип өндәде.

Транспорт салымы һәм физик затларның милкенә салынган салым түләү вакыты 1 ноябрьдә чыга, шуңа күрә октябрь тәмамланганчы, моны башкару сорала. Җир салымы түләү срогы исә җирле хакимият органнары тарафыннан билгеләнгән. Салым түләүгә каралган вакыттан соңга калучы салым түләүчеләргә карата законда һәр соңга калган көн өчен пеня исәпләп, төп салым суммасына өстәлә. Аның күләме түләнелмәгән салым суммасыннан рефинансирование ставкасының өч йөздән бере күләмендә, бу очракта рефинансирование ставкасы 8,25 процент тәшкил итә, шул рәвешле, пеня ставкасы – 0,0275 процент.

Салым органнары тарафыннан салым белешмәләре һәм квитанцияләре быел июльдә үк салым түләргә тиешлеләргә җибәрелгән иде. Әгәр салымнар буенча нинди дә булса сораулар туса, салым салынган объект урнашкан урындагы салым инспекциясенә мөрәҗәгать итү яки салым органының www.r16.nalog.ru сайтына кереп белешмә алу зарур. Мисалга, кредитка бик кыйммәтле автомобиль сатып алучы ел да шуның өчен 50-100 мең сум салым түләргә кирәклеген белмәскә дә мөмкин, башка сораулар килеп чыгу ихтималы бар. Салым инспекцияләре исә көн саен төшке ялга тукталмый эшли, эш сәгатьләре атнасына 2 тапкыр – сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә кичке 8гә кадәр озайтылган, инспекциягә айның һәр икенче һәм дүртенче шимбәсендә сәгать 10нан көндезге 3кә кадәр дә мөрәҗәгать итеп була, дип ышандыра М.Сафиуллин.

Билгеле булганча, салым түләү өчен мөмкинлекләрнең төрлесе каралган, шулай да, халыкка искәртү урынлы, дип, М.Сафиуллин аларны санап китте: почта бүлекчәләре, банкларның кассалары яки түләү терминаллары, җирле үзидарә кассалары, Россия федераль салым хезмәте сайтының сервислары (“Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц”, “Узнай свою задолженность”, “Заплати налоги”), “Электронное Правительство Республики Татарстан” инфоматы аша.
Хәзерге вакытта татарстанлыларның 700 меңнән күбрәге салым хезмәте порталында үзләренең шәхси кабинетларын ачтылар, аларның яртысыннан артыгы аннан актив файдалана, дип, вакытны аз таләп итә һәм кабул иткәндә территориягә бәйләми торган әлеге ресурсның мөмкинлекләренең уңай якларына игътибарны юнәлтте ул.

Гражданнарга мөрәҗәгать итеп, шуны искәртүне кирәк саныйм, дип, Россия федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин, милеккә салымнарны түләү мәҗбүриятен үтәп, үзегез яшәгән төбәк, шәһәр, район үсешенә, бюджетлары тулыланышына үз өлешебезне кертәсез, аннан исә социаль-икътисади программалар үтәлеше бәйле, дип моның әһәмиятенә басым ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International