Без яшь буынны Бөек Ватан сугышы геройлары мисалында тәрбияләргә тиеш, бу – хәрби-патриотик юнәлештәге бик зур тәрбия элементы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән уздырылды. Моннан тыш, утырыш on-line режимында интернет челтәрендә трансляцияләнде (Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталы аша).
Исегезгә төшерәбез, “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү турында” Татарстан Республикасы Президентының Указына 2012 елның 9 октябрендә имза салынган иде. Документ кысаларында республикада 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты төзелгән иде һәм, уздыру сроклары күрсәтелеп, чаралар планы расланган иде, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларына шулай ук оештыру комитетлары төзергә һәм муниципаль берәмлекләрнең үз чаралар планнарын расларга кушылды.
Рөстәм Миңнеханов оештыру комитеты утырышында билгеләп үткәнчә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру эше системалы рәвештә уздырыла. Аның сүзләренчә, мәктәпләрдә, техникумнарда, югары уку йортларында зур эш башкарылырга тиеш. Күпләр бүген Бөек Ватан сугышы геройлары исемнәрен белмиләр, диде ул, бу дөрес түгел, без үз тарихыбызны белмәсәк, ветераннар киләчәк буыннар өчен башкарган каһарманлыклар белән горурлана да алмаячакбыз. “Бөек Ватан сугышы геройлары туган-тумачаларының һәлак булганның истәлегенә багышланган тантаналар уздырыла торган урынга бару өчен билет сатып алырлык мөмкинлеге булмау очраклары булмаска тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов, - Бу – оят нәрсә. Бүген безнең яшь буынны тәрбияләрлек мондый моментларыбыз аз калды. Ветераннар мәктәп балалары белән очрашсыннар, сугыш турында, күргәннәре турында сөйләсеннәр иде”. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, бөек Җиңүне бәйрәм итүгә әзерлек эшенә барлык халыкны – яшьләрне дә, бизнес вәкилләрен дә, волонтерлар һәм иҗтимагый оешмаларны да җәлеп итәргә кирәк.
Районнарда ветераннар оешмалары, ветераннар советлары белән эшне оештыру бик мөһим, дип саный Рөстәм Миңнеханов, бу уздырылган чараларның нәтиҗәлелеген арттырырга һәм формализмнан котылырга ярдәм итәчәк.
Татарстан Республикасында 96707 Бөек Ватан сугышы ветераны яши, шулар арасында – 6208е Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм инвалид. Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча сентябрьдә муниципаль районнарда Җиңүнең 70 еллыгына бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитетлары утырышлары уздырылды. Әмма, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, барлык муниципаль берәмлекләр дә моңа тиешле игътибар бирмәделәр. Шулардан: Әлмәт, Арча, Әтнә, Балтач, Алабуга, Кама-Тамагы, Нурлат, Балык Бистәсе районнары һәм Чаллы шәһәре башлыклары утырышлар белән тиешенчә кызыксынмадылар.
«Моны ТР Президенты Аппаратына ветераннар килгән мөрәҗәгатьләр дә раслый, - дип белдерде ул. – Республиканың 34 районыннан шикаятьләр килде. Күбесенчә ветераннарны торак-көнкүреш мәсьәләләре борчый. Бу хәл белән без килешә алмыйбыз. Теләсә нинди мөрәҗәгать җитәкчелекнең игътибарында булырга тиеш”
Рөстәм Миңнеханов оештыру комитетының беренче утырышында сугышта катнашучыларны даими шефлыкка алырга дигән карар кабул ителгәнен искә төшерде. Кайбер районнарда бу мәсьәләне хәл итүгә җитди килгәннәр: һәр ветераyга ярдәмгә аерым бер кеше билгеләгәннәр.
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы башлыгы Татьяна Воропаева 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышының 12 Зәй каһарманнары исемнәре белән район шәһәрләре һәм авылларындагы урамнарны атарга хәл итүләре турында хәбәр итте.
Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында бүгенге көндә 24362 сугыш ветераны, 114 концлагерь тоткыны, 21892 тыл хезмәтчәне, 1947 сугышта катнашучыларның тол хатыннары яшәгәнен искәртте.
Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан шәһәрдә Бөек Ватан сугышы каһарманнарына багышланган 72 һәйкәл, 58 мемориаль такта һәм башкалар тәртипкә китерелә. Казанда шәһәр халкыннан тәкъдимнәр җыю һәм аларны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына бәйрәм итүгә җәлеп итү максатыннан “Гражданнар инициативалары банкы” булдырыла.
Шуннан Илсур Метшин Казандагы Җиңү Паркын капиталь ремонтлау проекты турында сөйләп ките. 1995 елда ачылган әлеге мемориаль комплекс 20 елда бик каты искергән. Әлеге мәсьәләгә сәнәгать предприятиедәрен, бизнес вәкилләрен җәлеп итү мөһим, дип белдерде И.Метшин. Ул шулай ук паркны төзекләндерүгә акчаны республика бюджеты да бирер дигән өметен белдерде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика башкаласын һәм Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәлләрне тәртипкә китерергә кирәклеген ассызыклады. Ул сугыш темасына багышланган һәйкәлләрне инвентаризацияләргә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына бәйрәм итүнең максатчан фондын булдыру кирәк дип белдерде.
Рөстәм Миңнеханов 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру кысаларында бөтенесенә дә эшләрендә уңышлар теләде. Киңәшмәдә яңгыраган бөтен тәкъдимнәр теркәлгәнен һәм каралганын билгеләп үтте.