Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты киләсе елга бюджет проектына карата кергән тәкъдимнәр карады

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында киләсе елга бюджет проектына карата кергән тәкъдимнәрне карадылар. Анда милли мәсьләләр белән бәйле проектлар өчен финансларның җитәрлек салынмавы күзгә ташланды. Мисалга Халыклар дуслыгы йортын тотуга - өстәмә рәвештә 7 млн. 782 мең сум акча, Татарстан халыклары ассамблеясенең милли иҗтимагый оешмалар тарафыннан чаралар уздыруга тагын 1 млн. сум акча сорауны китерергә була. Билгеле булганча, киләсе елга бюджет проекты икенче укылышка әзерләнә.

Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, ни өчен шуның кадәр акча сорауларын нигезләп, аның милли-мәдәни мөхтәриятләрнең күчмә утырышларын уздыру, җиһазлар алу өчен кирәк булуын билгеләп үтте. Комитет рәисе Разил Вәлиев: “Үзегез акча эшли алмыйсызмы?” – дип соравына Ирек Шәрипов арендага бирү эшләре белән бик шөгыльләнеп булмавын, чөнки чараларның бик күп узуын билгеләп үтте. ТР Финанс министры урынбасары Алла Анфимова исә Халыклар дуслыгы йортын тотуга акчаның бюджет нормативлары нигезендә бүленүен әйтте. Әмма Ирек Шәрипов, ныклык күрсәтеп, илдә милли мәсьәләнең кискенләшә баруын билгеләп үтте. Аны комитет рәисе дә хуплап, бүгенге вакытта моннан да мөһимрәк мәсьәләнең булмавын, әгәр тынычлык юк икән, күзгә бернәрсә дә күренмәс дигән фикерне белдерде.

Татарстан халыклары ассамблеясе Советы рәисе урынбасары – Советның башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров 1 млн. сум акчаны милли-мәдәни мөхтәриятләр уздыра торган чаралар өчен инструментлар алырга сорый. Бүгенге көндә Ассамблея 85 милли-мәдәни мөхтәрият һәм иҗтимагый оешманы берләштерә. Ирек Шәриповны һәм Николай Владимировны Якшәмбе мәктәбе җитәкчесе Майя Хухунашвили куәтләп, әлеге ике оешманың тәүлек буе эшләвен, күз алдына да китереп бетермәслек санда чаралар уздыруын, планда каралмаганнарының да байтак булуын билгеләп үтте. Күп очракта чаралар уздырганда Якшәмбе мәктәбе парталары һәм урындыкларын да алып чыгарга туры килә икән.

Утырышта икетеллелек буенча эшләнгән проектларны тормышка ашыру өчен дә акчаның җитәрлек булмавы ачыкланды. “Татармультфильм” берләшмәсе директоры Марат Ганиев балалар китапларының иллюстрацияләр белән эшләнгән, тавышлы “Бала” мультимедияле интерактив китапханәсе проектын тормышка ашыру өчен 12 млн. 931 мең сум акча сорады. Аның сүзләренчә, әлеге инновацион проект татар һәм рус телләрендә эшләнгән. Биредә татар халкы мирасы бер урынга туплана һәм балаларга җиткерелә. Ул ата-аналарда һәм укытучыларда уңыш казанган. Татар телен начар белгән кешеләр “Бала”ны рус телендә карый һәм куллана ала. Депутат Фәйрүзә Мостафина билгеләп үткәнчә, алар оныгы белән бергә шушы проект ярдәмендә рус телен өйрәнә икән. Аның фикеренчә, бу проект бөтен балаларга татар телен үзләштерергә ярдәм итәчәк. Финанс министрлыгы үз чиратында “Татмедиа” юнәлеше буенча “Тәмле тел” проектын тормышка ашыруга – 2,9 млн. сум, Телләр законын гамәлгә кую кысаларында мультимедияле-белем бирү проектларын эшләүгә 5 млн. сум акча каралуын белдерде. Әлеге мәсьәләгә тагын бер кат әйләнеп кайтырга һәм аны ничек хәл итү юлларын уйларга булдылар.

Казахстан Республикасында “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең корпунктын ачу һәм аны тотуга 4 млн. сумнан артык акча бүлеп бирү мәсьәләсе дә әле ачык килеш калды. Комитет рәисе Разил Вәлиев хәбәр иткәнчә, ТР Президенты Казахстанга баргач, әлеге мәсьәлә турында сөйләшенгән, аннан соң шул төбәк татарлары мөрәҗәгать белән чыккан. ТР Финанс министрлыгы боларның барысыннан да хәбәрдар, әмма әлегә рәсми карар кабул ителмәгән. Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында бу сорауга җавап табылыр дип көтелә. Разил Вәлиев фикеренчә, Татарстанның читтә яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм итү безнең бурычыбыз булып тора.

ТР Кинематографчылары берлеге рәисе Илдар Матуровның Мәхмүт Галәүнең “Болганчык еллар" һәм “Мөһәҗирләр” әсәрләре буенча тулы метражлы нәфис фильм төшерү өчен “Кинематография” юнәлеше буенча финанслауны 19 млн. сумга арттыруны соравы да ТР Финанс министрлыгының “әгәр дә ел дәвамында бюджетта өстәмә керемнәр булса, моңа кире әйләнеп кайтырга мөмкин” дигән каршылыгына килеп төртелде. 2014 елда әлеге проектны тормышка ашыру өчен нибары 4 млн. сум акча каралган.

Бүген депутатлар шулай ук Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрын тотуга, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрын тотуга, иҗат берлекләрен финанслауга, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында татар театр сәнгате музеен оештыруга, республика муниципаль китапханәләренә вакытлы матбугатка яздыруга һ.б. өстәмә акча сораган төзәтмәләрне карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International