Татарстанның 2014 елга бюджет проектына карата дүрт йөзгә якын тәкъдим кергән

2013 елның 15 ноябре, җомга

Бүген ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты “2014 ел-га, 2015 һәм 2016 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проектын икенче укылышка әзерли. Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин, Татарстан парламенты баш-лыгы урынбасары Александр Гусев, комитет рәисе Морат Гаделшин, республика министрлык-ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Комитет рәисе М.Гаделшин хәбәр иткәнчә, бюджет проектына дүрт йөзгә якын төзәтмә кергән. Шуның 286сы – ТР Хөкүмәтеннән, калганнары - Дәүләт Советы де-путатларыннан. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: бу юлы КПРФ фракциясе бюджет проектына илледән артык тәкъдим кертергә чакыра. Бюджет, салымнар һәм фи-нанслар комитетыннан кергән тәкъдимнәр саны – сигез.
 

ТР Хөкүмәте төзәтмәләрен ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин яңгыратты. Республиканың бюджет проектын кабул иткәннән соң, беренче укылышта 2014 елга федераль бюджет проекты, шулай ук республиканың норматив документлары кабул ителгән.
 

Аның сүзләренә караганда, тәкъдимнәр 4 блоктан тора. Беренче блокка караган тәкъдимнәр нигезендә, 2014 елда федераль казнадан Татарстан Республикасы бюд-жетына җибәреләсе өстәмә акча күләме 671,9 млн. сум дип карала. Иң беренче чи-ратта әлеге субвенцияләр федераль үзәктән республикага тапшырылган 11 вәкаләтне финанслау өчен бирелә. һәм Дәүләт корпорациясе – ТКХны реформалаш-тыруга теләктәшлек итү фондыннан республикага килә торган 1 млрд. 652,5 млн. сум акча күпфатирлы йортларны ремонтлау һәм гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү өчен тәгаенләнгән.
 

ТР Министрлар Кабинеты тәкъдимнәренең икенче блогы федераль программаларны уртак финанслауга, яңа кертелә торган учреждениеләргә ассигнованиеләр бүлеп бирүгә кагылышлы. Аерым алганда, ятим балаларны торак белән тәэмин итүгә, ха-лыкны эш белән тәэмин итү программасын тормышка ашыруга, иҗтимагый терри-ториаль җирле үзидарәләргә гратнларга, дәүләт бурычына хезмәт күрсәтүгә, кайбер федераль программаларны бергәләп финанслауга һәм башка максатларга финанслар карала.
 

Өченче блок республиканың дәүләт программаларын кабул итү һәм гамәлдә бул-ганнарын тормышка ашыру белән бәйле.
 

Дүртенче блок РФ Финанслар министрлыгы һәм ТР Хисап палатасы рекомендацияләре белән бәйле. Монда редакцион характердагы тәкъдимнәр дә ча-гылыш тапкан.
 

ТР Хөкүмәте, бюджетка кертелгән тәкъдимнәр нәтиҗәсендә, Татарстан Республикасы бюджетының 2014 елга керем өлешен – 142 172 188,0 мең сумга, чыгым өлешен 151 787 073,4 мең сумга җиткерергә тәкъдим ителә. Бюджет кытлыгын 9 614 885,4 мең сум итеп тәгаенләү сорала.
 

Бүген утырышта Татарстан Хөкүмәте тарафыннан кертелгән тәкъдимнәрнең барысы да хупланды.
 

КПРФ фракциясе депутатлары тарафыннан тәкъдим ителгән төзәтмәләр кире ка-гылды. Кайбер төзәтмәләр авторлары фикер алышуда бөтенләй катнашмады. КПРФ фракциясе депутатларыннан кергән тәкъдимнәр республика бюджетында каралган теге яки бу чараларны кабатлый, алар өчен киләсе елга акча каралган инде. Мәсәлән, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимовның бер тәкъдиме Нурлат районының Чуваш Мәнҗәсе авылында мәктәпне капиталь ремонтка акча сорау белән бәйле иде. ТР Премьер-министры Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, бу мак-сатларга финанслар республикада эшләнгән программаларда исәпкә алынган. Әгәр кайсыдыр объектлар керми калган икән, бу инде профиль министрлыгы эшләп җиткермәгән дигән сүз, шуңа күрә авторлар күтәргән проблемага кире кайту сорала.
 
Хафиз Миргалимов шулай ук бүген студентларны һәм укучыларны ташламалы юл йөрү билетлары белән тәэмин итү өчен бюджетта 1 млн. сум акча карарга тәкъдим итте. ТР Финанс министрлыгы вәкилләре белдергәнчә, бу категория гражданнар ташламаларга ия категорияләргә керми. ТР Министрлар Кабинеты карары белән студентлар өчен, киләсе елда грантлар каралган. Әмма бу грантлар һәр студентка бирелми бит.
 

Коммунистлар шулай ук республикадагы ветеринария хезмәтен яхшырту, төрле авырулар белән чирләүче балаларны дәвалауга финанслауны арттыру, юллар салу, картлар йортлары, интернатлардагы социаль вәзгыятьне яхшырту һәм башка тәкъдимнәр белән чыкты. Илдар Халиков кешеләр күпләп яшәгән урыннарда юллар салынырга тиешлеген, әгәр 125 кешеле авылда юл төзелмәгән икән, моның башбаштаклык булуын билгеләп үтте. Хафиз Миргалимов үз чиратында кайда нинди юл салынуы турындагы мәгълүматны үзләренә күрсәтүне таләп итте. “Күрсәтерләр. Анда бернинди дә сер юк. Дәүләт Советы депутатлары өчен ул ачык булырга тиеш. Ни өчен анда төзелә, монда төзелә дип сораулар тумаска тиеш”, - диде Илдар Халиков.
 

Депутат, ТР Һөнәр берлекләре федерациясе җитәкчесе Татьяна Водопьянованың тәкъдимнәре түбәндәгедән гыйбарәт: ул эшләүче гражданнар стационарда дәваланганнан соң тернәкләндерүгә юллау чыгымнарын арттыруны, табибларның, медицина хезмәткәрләренең эш хакын Россия Федерациясе “юл картасы” тәкъдим иткәнчә Татарстан Республикасы буенча уртача хезмәт хакы күләменә җиткерүне сорый. ТР Финанслар министрлыгы белгечләре аңлатма биреп үткәнчә, хезмәт хакына 2014 елда якынча 24 млрд. сум акча карала. Бу агымдагы ел белән чагыштырганда, 21 процентка артыграк. Табибларның уртача хезмәт хакы 36,3 мең сумга, шәфкать туташларыныкы 21,9 мең сумга җитәчәк, кече персоналныкы 16 меңнән сумнан артып китәчәк. Ә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы куйган таләпләрне үтәү өчен, 530,5 млн. сум акча җитеп бетми. Татьяна Водопьянованың тәкъдиме шуннан гыйбарәт тә иде инде.
 

Фикер алышу нәтиҗәсендә, “2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проекты ТР Дәүләт Советы тарафыннан икенче һәм өченче укылышта карау өчен җибәрелде.
 

ТР Премьер-министры Илдар Халиков, фикер алышуларга нәтиҗә ясап, республиканың төп финанс документын эшләүдә актив катнашучыларга рәхмәт белдерде. Ул Хөкүмәтнең депутатларны бөтен объектлар буенча мәгълүмат белән тәэмин итү системасын әзерләвен, моның үз чиратында уртак эштә хәбәрдарсызлыктан качарга мөмкинлек бирүен билгеләп үтте. Хөкүмәт Рәисе муни-ципалитетларда әзерләнә торган программаларда көндәлек, әһәмиятле мәсьәләләр чагылыш табачагын ышандырды.
 




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International