Агымдагы елның 1 июненә Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан 14,7 млрд сум күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар керде (планлы билгеләнешләрнең 21,1%ы), шул исәптән: субсидияләр – 8,6 млрд сум, субвенцияләр – 3,6 млрд сум, башка бюджетара трансфертлар – 2,3 млрд сум, федераль фондлардан керемнәр – 165,8 млн сум.
Кергән федераль акчалар максатчан билгеләнешкә ия һәм шул нигездә чыгым позицияләрен финанслауга юнәлдерелә.
2025 елда Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан керергә планлаштырылган чараларның гомуми күләме 70,0 млрд сум тәшкил итә.