5 ай эчендә Татарстан илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 12 млрд сум юнәлдергән

2025 елның 24 июне, сишәмбе

Агымдагы елның беренче биш ае дәвамында Татарстан Республикасы илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 12 млрд сум юнәлдергән, шуның 11,8 млрд сумы үзләштерелгән. Бу хакта матбугат конференциясендә республика финанс министры урынбасары Гела Герасимова хәбәр итте.

2025 елга бюджетта шулай ук федераль бюджеттан 70 млрд сум күләмендә бюджетара трансфертлар кертү планлаштырылган. Шуларның төп өлеше, ягъни 58,3 млрд сумы (84%) республика проектларын һәм программаларын финанслашуга юнәлдереләчәк.

“Илкүләм проектлар буенча федераль бюджеттан финанслашу дәрәҗәсе 79% тәшкил итә”, - дип белдерде Гела Герасимова.

Татарстанда 11 илкүләм проект кысаларындагы чараларны финанслауның гомуми күләме 2025 елга 44,6 млрд сум тәшкил итә. Иң зур акчалар «Гаилә» проектына юнәлдереләчәк, ул чыгымнарның гомуми күләменең 35% алып тора, аннан соң «Тормыш өчен инфраструктура» (31%) һәм «Яшьләр һәм балалар» (13%) проектлары килә.

Шулай ук Гела Герасимова билгеләп үткәнчә, 2025 елның беренче биш аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты чыгымнары 191,2 млрд сум яисә еллык планның 31% тәшкил иткән.

“Агымдагы елның гыйнвар-май айларында кергән керемнәр планлаштырылган беренче чираттагы һәм социаль әһәмияткә ия чыгымнарны тулысынча һәм вакытында финансларга мөмкинлек бирде”, - дип белдерде ул.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International