Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы территориясендә сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона булдыру турында» 2025 елның 25 июнендәге 949 санлы карар кабул ителде.
«Яшел Үзән» махсус икътисадый зонаcы хосусый инвестор («Татнефть» ГАҖ) инициативасы белән гамәлгә ашырыла, аның кысаларында модификацияләнгән крахмаллар алу белән ашлыкны тирәнтен эшкәртү комплексы төзеләчәк, ул киләчәктә биополимерлар алу өчен кулланыла.
Әлеге проектларга инвестицияләр күләме 15 млрд сумнан артып китәчәк һәм бу 440тан артык яңа эш урынын булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы объектларын төзү якынча 2,7 млрд.сумга төшәр дип исәпләнә.
«Яшел Үзән» махсус икътисадый зонаcы резидентлары махсус икътисадый зоналар өчен федераль һәм региональ законнарда билгеләнгән салым ташламаларыннан һәм таможня преференцияләреннән файдалана алачак.
Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына «Яшел Үзән» махсус икътисадый зонаcы инвестиция проектларын гамәлгә ашырудан 1,6 млрд.сум күләмендә салым керемнәре керер дип фаразлана.