2025 елда технопарклар төзүгә, мәйданнарын арттыруга яисә реиндустриализацияләүгә 1 179 628,6 мең сум күләмендә чаралар каралган

2025 елның 1 июле, сишәмбе

Агымдагы елда Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2024 елның 25 июненнән 853 санлы карары белән расланган Федераль Кагыйдәләр нигезендә Татарстан Республикасы бюджетына индустриаль (сәнәгать) парклар, сәнәгать технопарклары, хосусый милек рәвешендәге югары технологияләр өлкәсендәге технопарклар идарәче компанияләренең индустриаль (сәнәгать) парклар, сәнәгать технопарклары, югары технологияләр өлкәсендәге технопарклар төзүгә, аларның мәйданнарын арттыруга яисә реиндустриализацияләүгә чыгымнарының бер өлешен каплауга федераль бюджеттан субсидияләр бирелә.

2025 елга Татарстан Республикасы бюджетында сәнәгать технопарклары идарәче компанияләренең технопарклар төзүгә, аларның мәйданын арттыруга яисә реиндустриализацияләүгә чыгымнарының бер өлешен каплауга 1 179 628,6 мең сум күләмендә чаралар карала, шулардан Россия Федерациясе бюджеты акчалары исәбеннән – 1 167 832,3 мең сум һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән – 11 796,3 мең сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International