2025 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан фәнни тикшеренүләр өлкәсен үстерүгә 250,0 млн.сум бүлеп бирелгән.
Күрсәтелгән акчаларны фундаменталь, эзләнү һәм гамәли фәнни тикшеренүләргә, тәҗрибә-конструкторлык эшләренә һәм тәҗрибә-сәнәгать (промысел) сынауларына, Татарстан Республикасында дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәгендә катнашучыларның белем бирү программаларын гамәлгә ашыруга, фәнни-җитештерү берләшмәләрендә (консорциумнарда) катнашучылар эшчәнлегенә дәүләт ярдәме күрсәтүгә, шулай ук төбәктә фәнни-популяр һәм сәнәгать туризмын үстерүгә юнәлтү планлаштырыла.