Агросәнәгать комплексы объектларын төзүгә һәм модернизацияләүгә чаралар турында

2025 елның 4 июле, җомга

Агымдагы елда федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына агросәнәгать комплексы объектларын төзүгә һәм (яисә) модернизацияләүгә турыдан-туры тотылган чыгымнарның бер өлешен каплау, шулай ук сөт продукциясенең аерым төрләрен мәҗбүри маркировкалауны гамәлгә кертү өчен маркировкалау җайланмаларын сатып алу һәм сәнәгать эксплуатациясенә кертү буенча республика чыгымнарының 58 процентын финанслашу максатларында гомуми суммасы 303,0 млн.сум күләмендә субсидияләр бирү планлаштырыла.

Татарстан Республикасы бюджетыннан әлеге максатларга 522,4 млн. сум күләмендә субсидияләр бүлеп биреләчәк.

Акчаларны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2024 елда сайлап алынган 13 инвестиция проектын гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны каплауга авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә һәм Россия оешмаларына бирү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International