Терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килгән пациентларга, шулай ук ерак торак пунктларда яшәүче махсус хәрби операциядә катнашучыларга медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыру максатларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына 42,2 миллион сум күләмендә чаралар бүлеп бирү турында карар кабул ителде.
Күрсәтелгән чаралар кысаларында өч күчмә мобиль тернәкләндерү комплексы – «Мин булдыра алам» МТ мобитракты һәм бер «Камаз» автомобиле сатып алыначак.