Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыруны үз эченә алган «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыруга 347,8 млн.сум күләмендә чаралар каралган.
Озак вакытлы карау системасы – үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен өлешчә яки тулысынча югалткан өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән комплекслы дәүләт программасы ул. Ул тәрбиягә мохтаҗ кешеләрнең сәламәтлеген, функциональлеген, социаль элемтәләрен һәм тормышы белән кызыксынуын саклауга юнәлдерелгән хезмәтләр күрсәтә.
Озак вакытлы карау системасына төрле ярдәм төрләре керә. Алар арасында – өйдә, ярымстационар һәм стационар рәвештә социаль хезмәт күрсәтү, шулай ук гаилә каравына ярдәм итүне атарга мөмкин.
Әлеге проектны гамәлгә ашыруга 2025 елда барлыгы 347,8 млн.сум күләмендә чаралар юнәлдереләчәк, шулардан 274,8 млн. сум федераль акчалар, 73,0 млн. сум Татарстан Республикасы бюджеты акчалары булачак.