Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. 2025 елның 1 яртыеллыгында 11 илкүләм проект буенча үтәлеш 15,6 млрд сум яисә еллык билгеләнешләрнең 36,5 проценты тәшкил итте. Нигездә түбәндәге илкүләм проектлар буенча:
- “Гаилә” – 7,3 млрд сум;
- “Яшьләр һәм балалар” – 3,3 млрд сум;
- “Тормыш өчен инфраструктура” – 2,5 млрд сум;
- “Озын һәм актив тормыш” – 1,9 млрд сум;
- “Кадрлар” – 358,4 млн сум;
- “Экологик иминлек” – 121,8 млн сум;
- “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” – 120,9 млн сум.
2025 елда 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетында 42,9 млрд сум күләмендә бюджет ассигнованиеләре каралган, шулардан 23,4 млрд сумы – федераль бюджет һәм 19,5 млрд сумы – Татарстан Республикасы бюджеты хисабына юнәлтелә.