Россия Юстиция министрлыгында Россия Финанс министрлыгының "2026 елга (2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына) Россия Федерациясе бюджет классификациясе кодларын (кодлар исемлеген) раслау турында" 2025 елның 10 июнендәге 70н санлы боерыгы теркәлгән.
Боерык бюджетларның керем төрләре кодларын; керем төрләре буенча ярдәмче төрләр кодларын; РФ бюджет системасы бюджетлары керемнәренең баш администраторлары кодларын; бюджетлар кытлыкларын финанслау чыганаклары классификациясе кодларын; федераль бюджет һәм бюджеттан тыш дәүләт фондлары бюджетлары кытлыкларын финанслау чыганаклары баш администраторлары кодларын; чыгымнарның максатчан статьялары исемлеге һәм кодларын; федераль бюджет һәм бюджеттан тыш дәүләт фондлары бюджетлары чыгымнарының максатчан статьялары чыгымнары юнәлешләрен үз эченә алган 29 исемлектән тора.