2025 елның 1 июленә салымнар буенча бурыч 11,7 млрд.сум тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бурычларның гомуми суммасы 0,5 млрд.сумга яки 5%ка арткан. 2024 елның 1 июленә ул 11,2 млрд.сум тәшкил иткән булган. Бу хакта Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметүгә багышланган киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәдә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашты.
Салымнар буенча иң зур өлешне табышка салым алып тора – 39%, 27% – физик затлар кеременә салымга, 10% – физик затларның мөлкәт салымнарына, 7% – гадиләштерелгән салым системасына туры килә.
Үсеш түбәндәге салымнар буенча булган:
- табышка салым 531,9 млн. сумга (яисә 13% ка);
- оешмалардан җир салымы 210,0 млн. сумга (яисә 34% ка);
- физик затлар кеременә салым 190,6 млн. сумга (яисә 6% ка);
- оешмалардан транспорт салымы 25,3 млн. сумга (яисә 12% ка);
- салым салуның патент системасы 21,2 млн. сумга (яисә 73% ка);
- автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым салу системасы 2,2 млн. сумга (яисә 23% ка);
- бердәм авыл хуҗалыгы салымы 1,9 млн. сумга (яисә 72% ка);
- файдалы казылмалар чыгаруга салым 1,7 млн.сумга (ягъни 46% ка).
Узган ел белән чагыштырганда 25 муниципаль районда үсеш күзәтелә: Яшел Үзән, Кукмара, Кайбыч, Югары Ослан, Әлмәт, Питрәч, Әтнә, Балтач, Биектау, Лаеш, Әгерҗе, Тукай, Балык Бистәсе, Зәй, Лениногорск, Тәтеш, Чистай, Актаныш, Нурлат, Аксубай, Сарман, Теләче, Спас, Түбән Кама, Саба. Шуңа бәйле рәвештә бурычлары шактый арткан аерым муниципаль районнар вәкилләре дә тыңланды.
"Бурыч үсеше узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда да, ел башы белән чагыштырганда да күзәтелә», - дип билгеләп үтте Алла Анфимова.