“Гаилә” илкүләм проекты кысаларында “Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә” проектын гамәлгә ашыруга 2025 елда 4 056,1 мең сум каралган

2025 елның 21 июле, дүшәмбе

“Гаилә” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында “Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә” проектын гамәлгә ашыруга 2025 елда Татарстан Республикасы бюджетында 4 056,1 мең сум каралган.

Тәрбиягә алучы гаилә – ул социаль хезмәт күрсәтүнең стационар рәвешендә социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган өлкән яшьтәге гражданның өлкән яшьтәге гражданны тәрбиягә бала алучы гаилә төзү турындагы шартнамә нигезендә өлкән яшьтәге гражданны үз гаиләсендә яшәгән чорда карауны гамәлгә ашыру йөкләмәсен алган граждан гаиләсендә яшәү рәвеше.

Тәрбиягә алучы гаилә төзүгә кандидатлар булып Татарстан Республикасы территориясендә яшәү урыны булган, өлкән яшьтәге гражданның гаилә әгъзасы булмаган, күрсәтелгән гражданны карау бурычын үз өстенә алырга теләк белдергән 60 яшькә кадәрге хокукка сәләтле балигъ булган гражданнар булырга мөмкин.

Инвалид булмаган яки 3 төркем инвалид булган өлкән яшьтәге гражданинны карау өчен айлык акчалата түләү күләме 6 мең сум, 2 төркем инвалидны карау өчен – 8 мең сум, 1 төркем инвалидны карау өчен – 10 мең сум тәшкил итә.

2025 елга Татарстан Республикасы бюджетында әлеге максатларга 4 056,1 мең сум каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International