2025 елның 23 июлендә 07:30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында «2025 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының 2025 елга бурычлары» мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе узачак.
Татарстан Республикасы финанс министры Марат Фәйзрахманов 2025 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм 2025 елга Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының бурычлары турында сөйләячәк.