Бүген Татарстан Республикасы финанс министры Марат Фәйзрахманов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә 2025 елның 6 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре һәм 2025 ел ахырына кадәр Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының бурычлары турында хәбәр итте.
Барлык муниципаль берәмлекләрне тоташтырып видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Марат Фәйзрахманов үзенең чыгышында 2025 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 276,4 млрд.сум күләмендә керүен билгеләп үтте. Республика бюджеты 231,2 млрд. сумга үтәлгән. Җирле бюджетларга 45,2 млрд. сум тупланган.
2025 елның 6 аенда табышка салым керемнәре 81,1 млрд.сум тәшкил иткән.
2025 елның 1 яртыеллыгында берләштерелгән бюджетка физик затлар кеременә салым 89,8 млрд.сум күләмендә кергән.
2025 елның беренче яртыеллыгында берләштерелгән бюджетта акцизлар 22,1 млрд.сум күләмендә тупланган.
Оешмалар мөлкәтенә салым Татарстан Республикасы бюджетына 2025 елның 1 яртыеллыгында 22,7 млрд.сум күләмендә кергән.
Республиканың берләштерелгән бюджетында җыелма керемгә салым 20,5 млрд. сум тәшкил иткән.
Җир салымы җирле бюджетларга 4,8 млрд. сум күләмендә кергән.
Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салым булмаган керемнәр 32,6 млрд.сум тәшкил иткән, шулардан республика бюджетына – 28,1 млрд. сум; җирле бюджетларга – 4,5 млрд. сум кергән.
Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты чыгымнары 254,8 млрд. сум тәшкил иткән.
«Ел башына калган бюджет акчалары һәм 1 яртыеллыкта кергән керемнәр хезмәт хакларын тулысынча һәм вакытында түләргә, барлык дәрәҗәдәге бюджетларның планлаштырылган чыгымнарын җитәрлек күләмдә финансларга мөмкинлек бирде", - дип хәбәр итте Татарстан финанс министры.
Марат Фәйзрахманов сүзләренчә, чираттагы финанс елына һәм план чорына берләштерелгән бюджетны формалаштыру Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә төзелгән график нигезендә алып барыла.
Министрлыкларга һәм идарә тармакларына, муниципаль берәмлекләргә 2026-2028 елларга бюджет күрсәткечләрен исәпләү өчен Татарстан Республикасы Рәисе белән килештерелгән индекс-дефляторлар җибәрелгән.
Бюджет үтәлеше буенча төп бурычлар мәсьәләсендә Татарстан Республикасы финас министры ел дәвамында бюджетның керем өлешендә табышка салымның фаразланган сизелерлек кимүе шартларында барлык хакимият органнарының, предприятиеләрнең һәм оешмаларның салым һәм салым булмаган керемнәрне максималь җыю, бурычларны киметү буенча үзара килешеп эшләвен тәэмин итәргә кирәклеген ассызыклады. Чыгым өлешендә бюджет акчаларын һәм түләүле хезмәтләр күрсәтүдән кергән акчаларны нәтиҗәле һәм үз вакытында үзләштерүне тәэмин итәргә кирәк дип белдерде. “Шулай ук беренче чираттагы бурычларның берсе – киләсе чорга бюджетны сыйфатлы формалаштыру һәм аны вакытында Дәүләт Советына карауга кертү”, - диде ул.