Татарстан Рәисе: Агымдагы шартларда бездән бюджет керемнәрен һәм чыгымнарның нәтиҗәлелеген арттыру буенча даими эш таләп ителә

2025 елның 23 июле, чәршәмбе

Агымдагы шартларда бездән бюджет керемнәрен һәм чыгымнарның нәтиҗәлелеген арттыру буенча даими эш таләп ителә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елның беренче яртыеллыгында Татарстанның берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары буенча финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә белдерде. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Эштә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, беренче яртыеллыкта күп кенә эре предприятиеләр бюджетка түләүләрен 14 млрд сумга киметкән. Шул ук вакытта республика оешмаларының шактый өлеше (26%) зыянга эшли. "Предприятиеләрнең агымдагы вәзгыятькә, якындагы айларга һәм киләчәккә фаразларына даими мониторинг алып барырга, аларга ярдәм итү чараларын күрергә кирәк. Һәр предприятиегә барып җитәргә, җитештерүчеләрнең сорауларына төшенергә кирәк. Икътисад министрлыгына, Финанс министрлыгы һәм салым хезмәте белән берлектә, эшне җайга салырга кирәк. Бюджетның сыйфатлы һәм тигез үтәлеше моңа бәйле", - дип ассызыклады ТР Рәисе.

Ул «күләгәдәге» хезмәт хакын легальләштерү, формаль булмаган хезмәт базарын кыскарту һәм хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү буенча комиссияләр эшчәнлеген дәвам итәргә чакырды. Комиссияләр кысаларында Рөстәм Миңнеханов шулай ук НДФЛ буенча бурычлар белән эшне активлаштырырга кушты. Казан, Чаллы, Зеленодольск, Тукай, Әлмәт, Биектау, Кукмара һәм башка районнарда аның үсеше рөхсәт ителгән. Күп кенә муниципалитетлар буенча салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча салым түләүләрен киметүгә юл куелган.

"Муниципаль баланс комиссияләре кысаларында салым түләүчеләрнең эшен карарга, вәзгыятьне ачыкларга кирәк. Әлмәт, Минзәлә, Мамадыш районнары күбрәк кимегән», - диде республика Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларга, салым органнары һәм Финанс министрлыгы белән берлектә, җир салымына игътибар итәргә кушты. 21 муниципалитетта керемнәр узган елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда кимегән.

"Салым булмаган керемнәр буенча. муниципалитетларга, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Финанс министрлыгы белән берлектә, аренда түләүләре буенча бурычларга анализ ясарга кушам. Саннар зур түгел, әмма кайбер районнарда мондый кимчелекләр бар. Безгә мөлкәтне нәтиҗәле файдалануны тәэмин итү мөһим", - дип игътибарны юнәлтте Татарстан Рәисе. Республиканың берләштерелгән бюджеты чыгымнары беренче яртыеллыкта еллык планның 40%ка якынын тәшкил иткән.

"Акчаларны тотуның нәтиҗәлелеген арттыру буенча эшне көчәйтергә, аларны һичшиксез үзләштерүне тәэмин итәргә кирәк. Аерым билгеләп үтәсем килә, илкүләм проектлар кысаларында акчаларны үзләштерү 36,5% тәшкил итә. Министрлыклар, ведомстволар һәм муниципалитетлар игътибарын ел дәвамында, бигрәк тә федераль акчаларны үзләштерү кысаларында, чыгымнарны тигез итеп үткәрү зарурлыгына юнәлтәм. Финанс министрлыгына чыгымнарның нәтиҗәлелеге һәм финанс дисциплинасы мәсьәләсен даими контрольдә тотарга кирәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Учреждениеләрнең бюджеттан тыш эшчәнлегеннән кергән керемнәрнең бер өлеше хезмәт өчен түләүне арттыруга юнәлдерелә. Татарстан Рәисе сүзләренчә, бу хезмәт хакын арттыруда һәм кадрлар тотып калуда яхшы резерв. Шул ук вакытта кайбер муниципалитетларда бу эш җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле башкарылмый.

Республика Рәисе банкротлык куркынычы булган предприятиеләргә аерым игътибар бирергә кушты. "Һәр предприятие белән тыгыз эшләргә, проблемалы мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәргә кирәк. Безгә хезмәт коллективларын саклап калу мөһим", - дип өстәде ул. 2026 елга һәм план чорына бюджет проектлауларын формалаштыру буенча эш алып барыла. "Финанс министрлыгына бу эшне республика дәрәҗәсендә дә, муниципаль дәрәҗәдә дә җайга салырга кирәк. Барлык чыгым йөкләмәләре реаль финанслау чыганаклары белән тәэмин ителергә тиеш.

Муниципаль дәрәҗәдә баланслы бюджетларны кытлыксыз эшләргә кирәк. Шулай ук илкүләм максатлар, илкүләм проектлар кысаларында һәм ил Президентының бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча "май" указларында куелган бурычларны һичшиксез үтәүне күздә тотарга кирәк", - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International